Апаслылар, җиләк җыйганда сак булыгыз: елан чагу куркынычы яный
Районыбыз болыннарында җиләк өлгерә башлады. Инде тау битләрендә җиләк җыючы халыкны күпләп күрергә мөмкин. Тик, җиләк җыйганда тирә-юньгә аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә. Чөнки республика буенча елан чагу очраклары теркәлгән. - Чаллы шәһәрендә 56 яшьлек хатын-кыз үзенең бакча биләмәсе янында җиләк җыйганда кинәт кенә кулында авырту тоя. Шуннан соң гына...
Районыбыз болыннарында җиләк өлгерә башлады. Инде тау битләрендә җиләк җыючы халыкны күпләп күрергә мөмкин. Тик, җиләк җыйганда тирә-юньгә аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә. Чөнки республика буенча елан чагу очраклары теркәлгән.
- Чаллы шәһәрендә 56 яшьлек хатын-кыз үзенең бакча биләмәсе янында җиләк җыйганда кинәт кенә кулында авырту тоя. Шуннан соң гына үзен чаккан еланны да күреп ала. Хастаханәгә үзе барып җиткән хатын-кызга тиз арада ярдәм күрсәтелә. Табиблар әйтүенчә, аның гомеренә бернинди куркыныч та янамый, - дип яза intertat.ru.
Шуңа күрә сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев