Апаслылар “ЛПХ” кредитына субсидияне вакытында түләмәүләренә зарланалар
Сорауга район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Альмира Галиакберова җавап бирде: -Субсидияләргә исәпләүләр һәр банкның үзендә ясала. Һәр клиент буенча мәгълүматлар билгеләнгән формада банк пичәте, имзасы белән безгә тапшырыла. Шул нигездә без Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгына справка-расчет буенча субсидия акчасына заявка җибәрәбез. Министрлыктан субсидия акчасы федераль казначейство аша банк клиенты исәбенә...
Сорауга район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Альмира Галиакберова җавап бирде:
-Субсидияләргә исәпләүләр һәр банкның үзендә ясала. Һәр клиент буенча мәгълүматлар билгеләнгән формада банк пичәте, имзасы белән безгә тапшырыла. Шул нигездә без Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгына справка-расчет буенча субсидия акчасына заявка җибәрәбез. Министрлыктан субсидия акчасы федераль казначейство аша банк клиенты исәбенә күчә. Банк тиешле расчетларын ясап бирмичә район авыл хуҗалыгы идарәсе субсидиягә заявка бирә алмый. Оператив мәгълүматлар буенча, районда "АК Барс Банк" һәм "Татфондбанк" үз клиентларына быелның июнь аена кадәр тиешле субсидияне кире кайтарган. "Россельхозбанк" март аена түләгән. "Сбербанк" район бүлекчәсендә субсидияләр 2014 елның ноябрь ае өчен күчерелгән. Ел башыннан районнан кырык кеше "Ак Барс Банк", унбиш кеше "Сбербанк", бер кеше "Россельхозбанк", сигез кеше "Татфондбанк" аша ЛПХ кредиты рәсмиләштерде. Бу программа 2006 елдан эшләп, районда халыкка барлыгы 1 миллиард 288 мең 287 сумлык 6187 ЛПХ кредиты бирелде. Шул исәптән 869 кредит узган елда, 64 кеше быел 12 млн. 607 мең сумлык ЛПХ кредиты рәсмиләштерде. 9 елда бирелгән барлык кредитларның 5071-енә субсидия каралган. 2006 елдан башлап быелның 1 августына банклар аша 176 млн. 475,5 мең сумлык, шул исәптән быел 14 млн. 216,2 мең сумлык субсидия кайтты. Былтыр ЛПХ алучы апаслыларга 23 млн. 11,1 мең сумлык субсидия бирелде. Районда һәр 100 хуҗалыкка 92 ЛПХ кредиты, уртача 1 хуҗалыкка-191,6 мең сум туры килә. Уртача субсидия күләме 26,2 мең сум. Татарстан буенча бу иң зур күрсәткечләрнең берсе булып санала.
Аңлашылмаучылыклар булса, турыдан-туры ЛПХ кредиты биргән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев