Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Апаслыларга Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсенең күчтәнәчләре тапшырылды

Республикакүләм “Безгә бергә” акциясе кысаларында ялгыз яшәүче өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикле райондашларга, аз керемле, күп балалы гаиләләргә һәм бу гаиләләрдә яшәүче балаларга Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе җитәкчесе Марат Айзатуллин исеменнән азык-төлекләр һәм беренчел кирәк-яраклар җыелмасы тупланган күчтәнәч пакетлар тапшырылды.

(15 апрель, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ).


Күчтәнәчләрне ияләренә Баш инвестицион-төзелеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Солтанов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев ирештерде.
“Бүген без апаслылар өчен барлыгы 47 күчтәнәч алып килдек. Апаслыларны да сөендергән киң күңелле, олы йөрәкле җитәкчебез булуы белән чиксез горурланабыз. Бу изге эшебез киләчәктә дә дәвам итәчәк, - дип белдерде Илнар Солтанов.

Баш инвестиция-төзелеш идарәсе җитәкчесенең күчтәнәчләренә Апаста яшәүче өлкән яшьтәге Фәризун ага Сөнгатуллин, мөмкинлеге чикле Николай Сальников, Табар Черкене авылында яшәүче күп балалы Альбина Орешкина һәм Иске Йомралы авылыннан Кәдрия белән Айрат Рәхмәтуллиннар гаиләсе дә ия булды. Алар олы йөрәкле җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен белдереп, ихлас теләкләрен юлладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев