Апаста “Демография“ проекты кысаларында өлкәннәр сәламәтлекләрен кайгырта алачак
Районда “Демография“ милли проекты кысаларында сәламәтлек саклау оешмаларына авылда яшәүче 65 яшьтән өлкән кешеләрне хастаханәгә йөртү өчен автотранспорт алу каралган. Шулай ук спорт мәйданчыкларына спорт-техник җиһазлары алу күздә тотыла.
–Ел саен универсал спорт мәйданчыклары төзелә, аларның саны арта бара. Әлеге проект кысаларында кечкенә спорт мәйданчыклары булдырыла. “Хезмәткә һәм оборонага әзер“ бөтенроссия физкультура-спорт комплексы куелачак. Ул универсал спорт залы янында булыр дип көтелә, – диде районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин.
“Өлкән буын“ региональ проекты кысаларында тиздән районга өлкәннәрне хастаханәгә йөртү өчен машина кайту көтелә.
–Социаль яклау идарәсе һәм район үзәк хастаханәсе арасында килешү төзелгән. Машина белән, социаль хезмәткәрләр озатуында авылларда яшәүче 65 яшьтән өлкән кешеләрнең хастаханәгә тикшерү узарга йөрү мөмкинлеге булачак. Әлеге проект өлкәннәргә даими ярдәм һәм өлкән буынның тормыш сыйфатын яхшырту максатында эшли. Ялгыз яшәүчеләр, мөмкинлеге чикләнгән кешеләр, үз аякларында йөри алмаучылар, гомумән, һәр өлкән кеше безнең ярдәм белән хастаханәгә килеп, сәламәтлеген кайгырта һәм ныгыта ала. Әлеге хезмәт 1 сентябрьдән башланыр дип көтелә, – ди социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев