Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Апаста Республика табиб-онкологлары катнашында киңәшмә үтте

Бүген район хастаханәсенең актлар залында Апас, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы районнарының баш табиблары, табиб-онкологлары мөһим киңәшмәгә җыелды.

Биредә Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин, Татарстан Республика клиник онкология хастаханәсе баш табибы Илгиз Хидиятов, Идел буе федераль округы һәм Татарстанның баш онкологы Рөстәм Хәсәнов, Татарстан Республика клиник онкология диспансерының бүлек җитәкчесе, табиб-статистик Светлана Габитова катнашты. 
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар яман шеш авыруыннан интегүчеләргә ярдәм күрсәтүне камилләштерү һәм бу авыру буенча үлем очракларын киметү хакында җитди сөйләшүләр алып барды. Бу куркыныч чир хакында Апас районына кагылышлы кайбер мәгълүматларга тукталып, кайбер очраклар буенча фикер алыштылар. 
– Монда утыручылар һәрберебез кеше тормышы өчен көрәшәбез. Кызганыч, авырулар күп төрле. Төрле нерв, йөрәк-кан тамырлары авырулары да кеше гомерен куркыныч астына куеп, гомер буе җәфаларга мөмкин. Шулай да яман чир күпчелекне тәшкил итә. Без һәрчак бергә һәм бердәм булып эшләргә тиеш. Бергәләп көрәшкәндә генә бу яман чирне җиңеп була, – ди баш онколог. 
Яман авыруга каршы көрәшнең беренче адымы – диспансеризация үтү булса, тиешле җиһазлар ярдәмендә төгәл диагноз кую икенче адым булып тора. Гадәттә, мондый авыру яшеренеп ятып, кискенләшә башлагач кына сиздерә башлый. Шуңа да һәркем үз сәламәтлегенә җитди карарга, ә табиблар исә тиз арада ярдәм күрсәтергә бурычлы, дип ассызыклады белгечләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев