Бакча нәниләре вакытны файдалы уздыра
Болынбалыкчы нәниләре балалар бакчасын сагына-сагына өйдә шөгыльләнә.
(27 апрель, “Апастово-информ“).
Балалар өйдә әти-әниләре ярдәмендә төрле күнекмәләр үтә. Үзләренә шөгыль табып, көннәрен файдалы уздырырга тырыша. Һәрберсенең яраткан шөгыле бар. Кемдер рәсем ясый, китап укый. Матур-матур шигырьләр, җырлар өйрәнүчеләр дә бар. Бу хакта бакча мөдире Рания Гыйсмәтуллина хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев