Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Балалар язмышын - алгы планга

Дәүләт Думасы депутаты Фәррахов, Конституциягә төзәтмәләр кертелгәннән соң, әти-әни ярдәменнән нәүмиз калган балаларның конкрет проблемаларын чишү дәвам итәчәк, дип белдерде.

(11 июнь, “Апастово-информ”).


Дәүләт бәхетле балачакны иң өстенлекле юнәлеш дип билгеләде һәм бу Конституциягә кертелгән төзәтмәләрнең берсендә язып куелды. Бу турыда Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов болай дип әйтте: “Балалар тәрбияләү, бәхетле балачак, белем алу, балалар өчен медицина ярдәме күрсәтү - бүген дәүләтнең күз уңында. Әгәр инде, баланың әти-әнисе, гаиләсе юк икән - дәүләт үз өстенә аерым бурычлар ала”.

Дөрес, хәзер гаиләдән башка тәрбияләнүче балалар саны кими бара. Ләкин, әлегә, ятим балалар алдында безнең бөтен бурычларыбыз да үтәлеп бетмәгән дип саный Парламентарий. Мисал өчен, фатирлар бирелеп бетмәгән.

“Әгәр дә, без Конституциягә шундый декларацияне язып куябыз икән, иртәгә аның буенча законнар кабул ителәчәк, ә берсекөнгә инде бөтен дәүләт органнары аны үтәү өчен чыганаклар эзләргә тиеш булачаклар. Төзәтмә кертелгәннән соң, әти-әни ярдәменнән ятим калган балаларның конкрет проблемалары хәл ителер”, - дип ышанычын белдерде депутат.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 1нче июльдә - чәршәмбе көнне булачак. Бу көн ял дип игълан ителде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев