Борнашта яшәүче Суфия әби Гыймадиева 90 яшьлеген каршылады
Борнашта яшәүче Суфия әби Гыймадиева 90 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан Ил башлыгының котлау хатын, район башлыгының котлау открыткасын һәм бүләкләр алды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев аңа иң изге теләкләрен җиткерде.
Суфия әби озак еллар Борнаш урта мәктәбендә математика укыткан. Биш балага гомер биргән, бүген аларның игелекләрен күреп яшәүче кадерле һәм бәхетле Ана ул. Тормыш иптәше Рәшит абый белән 41 ел парлы гомер кичергәннәр. Кызанычка каршы, Суфия әбигә югалту хәсрәтләрен дә кичерергә туры килгән. Тормыш иптәшен һәм бер кызын вакытсыз югалта ул.
Олы юбилее белән котларга өй тутырып балалары, оныклары, оныкчыклары, кияү-киленнәре кайткан иде. Шулай ук укучыларыннан да күп котлаулар кабул итеп алган Суфия әби.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев