Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Буада өч балалы ана яшәгән йорт янган

Буа районында янгын турында хәбәр бирүче җайланма өч бала белән әниләренең гомерен саклап калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Никольские Сороки авылында йорт януы турында хәбәр килде. Ут бөтен йортны колачлап алган һәм якын-тирәдә торган сарайга күчү куркынычы булган», - дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.   Ярты сәгатьтән соң 84 квадрат метр мәйданда янгын тулысынча сүндерелде. Башлангыч фараз буенча, янгын сәбәбе булып, электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләре бозылу тора, дип яза Татар-информ.     Янгын сүндерүчеләр ачыклаганча, 2016 елда президент программасы кысаларында урнаштырылган җайланма ярдәмендә, йорттагы өч баласы белән 42 яшьлек ана гомере коткарып калынган. Авыл советы рәисе гаиләне төнгә күршеләренә урнаштырган. Киләчәктә алар Буага китәргә җыена, анда шулай ук шәхси йортлары бар.

 

  Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26333

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев