Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Чирмешәнлеләр изге эш башкарды

Чирмешән авылында да шундый изге гамәл башкарылды – Изгеләр кизләве яңа сулыш алды.

(16 июнь, “Апастово-информ“).


“Күпьеллык тарихы булган, элек Изгеләр кизләве дип йөртелгән чишмә, елганың аръягыннан торба аша авыл ягына сузылды һәм ул яңача, заманча итеп үзгәртелде, тирә-юне тезекләндерелде. Алдан чишмәнең урыны елганың аръягында булу сәбәпле, янына бару кыенрак иде. Бу саваплы эшне Илсур Садриев күршеләре, авылдашларыбыз белән берлектә башкарды“, – ди Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин.

Халыкны саф суы белән туендыручы чишмә бүгенге көндә “Илсур“ исемен йөртә. Чишмә хәзер авылга якын, урыны әйбәт, тирә-юне матур, чиста, төзек.

“Чишмә изге урын, ул - арыган тәнгә шифа, күңел күтәренкелеге бирүче табигать табибы да. Районда “90 игелекле эш“ акциясе башланып киткәч, күптән хыялда йөргән эшне башкарырга булдык. Әнәс Мөхәммәтҗанов, Шамил Яруллин, изге күңелле авылдашлар белән җыелышып, кирәк-яракларын да алып кайттык, эшләп тә куйдык, – ди әлеге изге башлап йөрүче Илсур Садриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев