Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Илдар Гыйльметдинов Апаста балаларны сөендерде

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, милли мәсьәләләр буенча Дәүләт думасы комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче нәниләрне Яңа ел белән тәбрик итте.

Бәйрәм чарасы район үзәк китапханәсендә оештырылды.
Китапханәдә балалар өчен “Әкияти Яңа ел“ исемле бәйрәм программасы әзерләнгән иде. Биредә “Бердәм Россия“нең “Яшь гвардияче“ләре дә катнашты. Балалар төрле бәйгеләрдә, ярышларда катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, табышмакларга җаваплар таптылар.
Тантанада катнашучыларны район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов тәбрикләде. Балалар бүләкләрне сөенеп кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев