Канадада яшәүче райондашыбыз чит борчуларга битараф түгел
“Йолдыз“ битләрендә, шулай ук сайтыбызда да, Азбабада яшәүче Богатыревлар гаиләсендә балалары авырып китүе, дәвалану өчен күп кенә акча сарыф итүләре турында язган идек.
Гаиләнең борчуын үзенеке итеп кабул итүчеләр бар. Борнашта туып-үсеп, бүгенге көндә Канадада яшәүче Равил Ногманов матди ярдәмен күрсәтте. Равил абый бүген туган якларыннан ерак юлга кузгала. Аңа хәерле юллар телибез. Изгелекләре юлларын уң итсен! Богатыревлар гаиләсенең редакция белән хәбәрләшүен көтәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев