Каратун станциясендә ифтар мәҗлесе узды
Каратунның тимер юл мәчетендә ифтар ашы уздырылды. Авыз ачу мәҗлесендә Төркия кунагы Коръән-Хафиз Али хәзрәт, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гибадуллин һәм аның урынбасары Луиза Сафина катнашты.
Алмаз Гибадуллин барлык ифтарга җыелган дин кардәшләрне изге Рамазан ае белән котлады. Ураза тотучы мөэмин мөселманнарга Аллаһы Тәгалә каршында сынауны үтәр өчен сабырлык һәм рухи көч теләде.
Табын артында авыз ачу вакыты җиткәнче Коръән сүрәләре укылды, Мирхәт хәзрәт Рамазан аена кагылышлы вәгазь сөйләде. Али хәзрәт моңлы итеп Азан әйткәннән соң, су һәм хөрмә җимешләре белән авыз ачып, бар халык ахшам намазына басты. Фарыз һәм сөннәт намазларын укып дога кылганнан соң ифтар мәҗлесе мул өстәл артында дәвам итте.
“Аллага шөкер мәчетебезгә кешеләр бик яратып йөри, хакимият вәкилләре дә үзләренең игътибарыннан читтә калдырмый. Шушы ифтарны үткәрүдә ярдәм кулы сузган барча мөселман кардәшләребезгә Аллаһының Рәхмәтенә ирешүләрен телим“, - диде мәчетнең имам-хатыйбы Шәһит Газизов үзенең төгәлләү сүзендә.
Айрат Аминов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев