Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Хәбәрсез югалганнарның да кабере, туганнары бар!

Апас Туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов шалтырата. -Моңа кадәр Апас, Кайбыч хәрби комиссариатлары аша чакырылып, Бөек Ватан сугышы яу кырларында 1048 кешенең хәбәрсез югалуы турындагы мәгълүматлар базасына ел саен үзгәрешләр керә,-дип башлады ул.

-Әле яңа гына ерак 1941 елда Шәмәк авылыннан сугышка алынган Мансур Вәлиев, мәсәлән, шундый исемлектә иде. Сугыш уты көйдергән төбәкләрдә эзләнү эшләре алып баручы патриот эзтабарлар аның каберенә, аның исемен раслаучы документларга тап булганнар. Шуннан, аның җәсаде, соңгы сулышында үзе янында булган шәхси әйберләре районга кайтты. Герой туган авылы зиратында зурлап җирләнде. Инде менә яңа хәбәр алдык-Смоленск якларында эзтабарлар Аюкөйдергәннән сугышка чыгып киткән, моңа чаклы хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөргән Гайнетдтин Хәйретдиновның да солдатларга бирелә торган “Үлем медальонын” табып алганнар. Аның җәзады туганнар каберлегенә күчерелгән. Эзтабарлар шул документлар күчерелмәсен, каберлек туфрагын безгә юллаганнар. Шул аманәтне солдат Гайнетдинның Аюкөйдергәндә яшәүче кызы Наилә һәм кияве Гаделҗан Гарифуллиннарга илтеп тапшырачакбыз... 
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин, авыл ветераннар Советы рәисе Гөлфизә Зыятдинова, башка авылдашлары катнашында бу моңсу, кайгылы да, шатлыклы да вакыйга үзе дә 80 яшькә җитеп килүче сугыш чоры баласы, беркайчан да “әти!” дип әйтә алмаган Наилә Гарифуллина, аның туганнары һәм балалары өчен бик тетрәндергеч булды. Әтисе күмелгән кабер туфрагын күкрәгеннән бер дә төшермәде ул. Икенче көнне авыл имамы Галимҗан Шакиров, мәчет картлары катнашында кечкенә генә ал капчыкка салынган ул туфракны ирен сугыштан көтеп ала алмаган, гомере буе аңа тугры калып 73 яшендә вафат булган хәләл җефете Сылу кабере өстенә салу йоласы үткәрелгән. 
-Хәбәрсез югалганнар исемлегеннән Шәмбалыкчыдан сугышка китеп, лейтенант дәрәҗәсендә Австрия күгендә самолеты бәреп төшерелгән Вәгыйзь Хәбибуллин да сызып ташланачак. Австрия эзтабарларынан аның кайда күмелгәнен раслаучы рәсми документлар алдык. Сугышта хәбәрсез югалган дип саналучы Зур Күккүз кешесе Хисмәт Хәлилуллин язмышы да ачыкланды. Моннан тыш районнан сугышка чыгып киткән тагын уннан артык хәбәрсез югалганнарның язмышын ачыклау эшенә алындык,-диде Рәмис Ногманов. 
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, ди татар мәкале. Кеше башкалар хәтерендә яши икән-ул, димәк, хәбәрсез югалган булып санала алмый һәм тиеш түгел,-диде бу вакыйга шаһитлары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Солдаты Апастово солдат сугыш