Кояшлы матур көндә авылдашлар бәйрәм иткән
Олы Бакырчы авылы мәдәният йорты каршында зурлап Нәүрүз бәйрәме узган.
(24 март, “Апастово-информ“).
“Иртәдән үк олысы-кечесе Нәүрүз бәйрәменә җыелды. Зур казанда пылау пеште, табада коймак чыжлады, самоварда чәй кайнады. Авылдашларыбыз, кайткан кунакларыбыз ял итсен, күңел ачсын дип тырыштык. Бәйрәм җыр-биюләр белән бергә үрелеп барды. Олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп уйнады, биеде, көлде, шаярды, рәхәтләнеп бәйрәм итте. Кояшлы матур бәйрәм көне һәркемне куандырды. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев, ветераннар Советы рәисе Рәшит Гыйльметдинов котлавы да авылдашлар күңеленә хуш килде“, - дип хәбәр итә мәдәният бүлеге җитәкчесе Ландыш Моталлапова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев