Ольга Павлова Конституциягә техник үсеш турындагы төзәтмәләрнең мөһимлеген аңлатты
Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты әлеге төзәтмәне илебезнең якын киләчәктә һәм озак вакытлы үсеш стратегиясен күрсәтә, дип саный.
(23 июнь, “Апастово-информ“)
Республикабызның Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова фәнни һәм техник үсешкә омтылуны РФ Конституциясе белән ныгытылып куелырга тиеш, дип белдерә. Үз фикере белән ул “Татар-информ“ агентлыгы корреспонденты белән уртаклашты.
“Россиянең фәнни-техник үсешкә омтылуы – икътисадның һәм хезмәт җитештерүчәнлекнең үсешенә китерәчәк. Икътисадның үсеше граҗданнарыбызның тормышын, матди хәлен яхшыртачак. Шуңа күрә дә, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм фәнни-технологик үсеше өчен уңайлы шартлар булдырырга кирәк. Аеруча, бу бүген – коронавирус пандемиясе белән бәйле вакытта илебез, бар дөнья экономикасында авырлыклар кичергән чорда әһәмиятле“, - дип белдерде Павлова.
Аның фикеренчә, Россиядә яшьләр сәясәте үсеше өчен шартлар булдыру – мөһим. Моның буенча эш алып барылса, яшь кадрлар икътисадыбызны үстерүдә үз идеяләрен тәкъдим итеп, аларны тормышка ашыра алачаклар.
Моның өчен фәнни белемне камилләштерергә, һөнәр алу өчен уңайлы шартлар булдырырга кирәк. Алар замана таләпләренә яраклашырга тиеш.
“Бу чараларның барысы да технологик җитештерүчәнлекнең керемен, хезмәт хакларын үстерергә, тормыш шартларын яхшыртырга ярдәм итәчәк. Шул рәвешле, экономика да яхшырачак. Боларның барысы да киләчәктә дәүләтебезгә социаль ярдәм чараларын арттырырга булышачак“, - дип саный Татарстан Дәүләт Думасы депутаты.
Россиянең фәнни-техник үсешкә омтылуы турындагы төзәтмә илебез үсеше өчен бик мөһим, дип тәмамлады сүзен Ольга Павлова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев