Өй антеннасы өчен 2 мең сумга кадәр компенсация алу мөмкин
Татарстан хөкүмәтенең аерым карары нигезендә санлы телевидениегә күчеш чорында районыбызның алты авылы-Түбән Барыш, Зур Болгаер, Себерче, Колгына, Акхуҗа һәм Шәмбалыкчы авылында яшәүче, билгеләнгән таләпләргә туры килүче гаиләләргә иярченле спутник телесигналлар кабул итү җиһазлары урнаштырганда тотылган чыгымнарының 7300 сумы кире кайтарыла.
Шулай ук аерым категория барлык апаслыларга махсус өй антеннасы, тиешле җиһазлар сатып алганда барлыгы 2 мең сумга кадәр компенсация алу мөмкин. Авыл җирлекләре аша моның өчен тиешле документларны район халыкны социаль яклау идарәсенә китереп тапшырырга гына кирәк.
-20 августка бу компенсация акчаларын Апас, Шәмбалыкчы һәм Төбәк Черкенендә яшәүче, шартлары тиешле таләпләргә туры килүче 5 гаиләгә генә рәсмиләштердек әле. Вакыт аз калып бара, компенсациягә хокуклы кешеләргә ашыгырга кирәк,-ди Алия Гарифуллина.
-Районда аналологлы телевидение 14 октябрьдән туктатылып, санлы телевидениегә күчәчәкбез, булдырылган мөмкинлектән файдаланыгыз,-дип өнди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев