Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Районда ак, сары, зәңгәр сызыклы юллар пәйда булачак

Россиядә асфальт юлларга транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәтен көйләү өчен сызыла торган гадәти ак буяга тагын сары белән зәңгәр төс тә өстәләчәк.

Апас районы аша узучы Казан-Ульян федераль трассасы, республикакүләм әһәмиятле иске Казан юлы һәм районара, авылара юллардагы шундый буяу белән билгеләнгән сызык-пунктирларның гомуми озынлыгы бер җепкә тезсәң 300 километрга җыела, диләр юл төзүчеләр. Бу ихтыяҗларга ел саен 1 тоннадан артык ак һәм асфальт юл аерым, газ линияләре белән кисешкән җирләрдә кулланылучы сары буяу исраф ителә. Тик алар кышын, кар яуган чакларда бик беленми. Шуңа өстәп бу буяу бик тиз уңа, тузанга әйләнә. Россия хөкүмәте менә шушы проблеманы төсле, аерымачык күренеп торучы бик чыдам заманча буяулар кулланып хәл итмәкче була.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев