Районда комбайннар парады узды
Урып-җыю эшләрендә район буенча барлыгы 60 комбайн катнашачак.
(15 июль, Ләлә Сафиуллина “Апастово-информ”).
Районда уракка әзерләнү, игенчеләрне барлау һәм кыр корабларының төзеклеген тикшерү максатыннан комбайннар парады узды. Ул ТРның Дәүләт техник күзәтчелек, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында үтте.
Комбайннар парады Дәүләки авылы янәшәсендәге кырда башланып китте. Биредә “Свияга” агрофирмасының икмәк язмышын кайгыртучылар, игенчеләр авыл хуҗалыгы өлкәсе җитәкчеләре, белгечләре белән очрашты. Район башлыгы Равил Хисаметдинов та районыбыз игенчеләренә олы ышанычын белдереп, уңышлар теләде.
“Авыл хуҗалыгы өчен мөһим чор җитте. Безнең алда уңышны үзвакытында, югалтуларсыз җыеп алу, урып-җыю эшләрен 20-25 көн эчендә төгәлләү бурычы тора. Без үз чиратыбызда алдынгы комбайнчыларны билгеләп үтәрбез, премияләр тапшырырбыз. Исән-сау булыгыз, үз-үзегезне саклагыз”, - диде район башлыгы.
Җитәкче-белгечләр "АгроАктив”, “Нур”, “Ибраһимов һәм К”, “Шагабиев” крестьян-фермерлык хуҗалыкларында да булып, урып-җыю эшләренә әзерлеге белән таныштылар.
“Апас районы урып-җыю эшләренә 85 процент әзер булуын күрсәтте. Әле алда берничә көн бар. Бу вакытта алар тулысы белән әзер булырлар дип ышанам. Килчәктә апаслыларга янгынга, коронавируска каршы барлык куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәп, исән-имин урып-җыю эшләрен башкарып чыгуларын телим”, - дип белдерде Татарстан Республикасының Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов.
“Ибраһимов һәм К” хуҗалыгында урып-җыю эшләрендә 3 комбайн, 3 йөк машинасы катнашачак. Эш көне иртәнге 6.00 сәгатьтә башланып, кичке 8 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
“Барлыгы 1050 гектар җиребез бар. Шуның 450 гектарыннан көзге культуралар, 350 гектарыннан бөртекле культуралар, 250 гектарыннан арпа һәм 70 гектарыннан кукуруз уңышын җыеп алу планлаштырыла. Техникабызны, алар өчен барлык кирәк-яракларны әзерләп куйдык. Ягулык-майлау материалларыбыз да җитәрлек. Комбайнчыларыбыз да җиң сызганып эшкә керешергә әзерләр. Кырлардагы уңышыбыз да сөендерә”, - дип хуҗалыкта 25 ел буе хезмәт куючы баш агроном Альберт Хөснетдинов.
“Шагабиев” крестьян-фермерлык хуҗалыгы да урып-җыю чорына бик тырышып әзерләнгән. 2018нче елда гына оешкан хуҗалыкта барысы да яңа. Лизинг программасы буенча яңа комбайннар сатып алынган. Шушы көннәрдә дә кырдан иген ташу өчен 25 тонна сыйдырышлы махсус тагылмалы җайланма да кайтарылган. Шулай ук кыр шартларында куллану өчен тагылмалы мобиль ягулык станциясе дә булдырылган.
“Бу тагылмалы җайланмалар зур мөмкинлекләр бирәчәк. Әйтик, 25 тонна сыйдырышлы прицеп КамАЗ машинасын алыштырырга сәләтле. Ә тагылмалы ягулык станциясен теләсә нинди җиңел машинага тагып, тиз арада кырга алып барып җиткерергә була. Аңа 1 тонна ягулык сыя. Әлеге җайланманың фильтры, счетчигы да бар”, - дип белдерде хуҗалык идарәчесе Хәйдәр Зәйнетдинов.
Урып-җыю эшләре 1500 гектар җирдә башкарылачак. Биредә 8 комбайнчы һәм тракторчы эшләячәк.
"АгроАктив” хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Рәхимов белдерүенчә, хуҗалыкта урып-җыю кампаниясенә әзерлек эшләре 90 процентка башкарылган. Биредә быелгы урып-җыю эшләрендә катнашу өчен 4 комбайн, 4 КамАЗ машинасы, трактор өчен бер махсус җайланма техник әзерлек үткән. Урып-җыю эшләре 3500 гектар мәйданда башкарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев