Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Районда өйдә утыручы мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тәрбияви чаралар алып барыла

“Салават күпере” балалар бакчасы балалары да өйдә кул кушырып ятмый.

(Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
Тәрбиячеләр өйдә утыручы балалар белән дә даими элемтәдә торып, төрле иҗади һәм тәрбияви чаралар үткәрәләр.
Мәсәлән “Салават күпере” балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче балалар үзләренең өйдә нинди эшләр башкарулары хакында тәрбиячеләренә фотосурәтләр юллаганнар. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар галәмгә багышлап рәсемнәр иҗат иткәннәр, зурлар төркеме балалары “чиста куллар” челленджын игълан итеп, кулларны һәрчак юып торырга өндәгәннәр. Ә кечкенәләр төркеменә йөрүче нәниләр исә әти-әниләре ярдәмендә кәгазьдән сыерчык оялары ясап, тәкъдим иткәннәр.

Коронавирус таралу куркынычын кисәтү максатыннан, район балалар бакчалары гадәти булмаган эш режимына күчте. Аларның күпчелеге карантинга ябылды. 4 сендә дежур төркемнәр оешты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев