Районның «Ел хатын кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесе жиңүчеләре зур бүләкләү тантанасында катнашты
Республикакүләм бәйгедә чыгыш ясап, уңыш яулаган райондашларыбыз Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында үткән чараның дәрәҗәле кунаклары булдылар.
(8 март, “Апастово-информ").
“Бу тантаналы чарада райондашларыбызның да катнашуы, әлбәттә, зур шатлык һәм олы горурлык. Алар Апасыбыз данын республикага танытучылар, алны-ялны белми хезмәт итүчеләр, җылылык өләшүчеләр һәм барыбызга да үрнәк булырдай кешеләр, - дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән “Татарстан хатын-кызлары” Региональ иҗтимагый оешмасы, шулай ук Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән ел саен үткәрелә торган “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашынча” республикакүләм бәйгесендә безнең районнан өч кеше катнашты.
Яшел Үзән шәһәрендә узган зона бәйгесендә алар 9 районнан килгән 45 номинант арасында үзләренең осталыкларын, хезмәтләрен, сәләтләрен югары дәрәҗәдә күрсәттеләр. Үтәмеш авылының киң күңелле иганәчесе Илфат Шәрәфетдинов һәм ятимнәрне җылы гаилә кочагына сыендырып, ана назы өләшкән Лилия Насыйрова Дипломга ия булдылар. Дүрт дистә елдан артык халык сәламәтлеге сагында торучы, Татарстанның Атказанган табибы, Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны Лениза Сәмитова “Һөнәрем-минем язмышым” номинациясендә җиңү яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев