Редакция үз хатын-кызларын котларга онытмады
Төрле елларда редакция коллективында эшләп лаеклы ялга чыккан элеккеге хезмәттәшләребезнең өйләренә барып, 8 март-Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлап кайттык әле.
Котлау открыткалары, чәчәкләребезне бик сөенеп кабул итттеләр. Барыгызны, шул исәптән “Йолдыз“ны үз куллары белән бүген булдыручы хезмәттәшләребез һәм аны яратып укучы Апас районы хатын-кызларын яз бәйрәме белән котлыйбыз. Бергә һәм бердәм булыйк, кадерле хатын-кызларыбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев