Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья “Өйдә кал” акциясенә кушылды
Инстаграм социаль челтәре, коронавирус таралуны чикләү максатыннан, барлык кулланучыларын өйдә торырга чакырып акция башлап җибәрде.
(28 март, “Апастово-информ”).
Миңнеханов бөтендөнья “Өйдә кал” акциясенә кушылды. Аның язмасы инстаграм социаль челтәренең сторисында акциянең махсус стикеры белән урнаштырыла.
Инстаграм “Өйдә кал” стикеры белән сторислар җыя башлады. “Өйдә” исеме бердәм тарихта бара. Исемлектә беренче килеп чыга.
Социаль челтәр шул рәвешле коронавирус таралган шартларда барлык кулланучыларын өйдә торырга, карантинның барлык таләпләрен, чараларын төгәл үтәргә чакыра.
“Татар-информ” хәбәр иткәнчә, коронавирус белән чирләүчеләрнең саны Татарстанда 14кә җиткән. Барлык чирләүчеләр дә чит илләрдә булучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев