Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Шыгай авылында яшәүче Гайфетдин һәм Хәдичә Садриевлар бер уйда, бер фикердә булып 50 ел парлы гомер итәләр

Күз карашы белән дә аңлашучы, төс-кыяфәтләре белән дә туганнардай охшаш, уртак фикердә яшәүче парларга сокланмый мөмкин түгел. Тигез, тату тормыш серләре дә гади генә.

(4 май, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ”).


“Гомер иткәндә бер-береңә ышанырга һәм киңәшләшеп яшәргә кирәк. Тормышта төрле чаклар була. Үзең генә сөйләмичә, парыңны да тыңлый белү, ялгышларыңны тану, вак-төякләрне уздырып җибәрә белү дә мөһим. Актыгын әйтеп бетерү дә гаиләдә файдага түгел. Сүз ярасы озак җөйләнә ул”, – диләр алар.
Гайфетдин абый һәм Хәдичә апа намуслы, тырыш хезмәтләре белән мактауга лаек гап-гади авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Яшьли гаилә корып, бердәм тырышлыклары белән бүгенге җитеш тормышларын булдырганнар. Үз үрнәкләрендә тырыш-булдыклы балалар үстергәннәр.
Алар 3 бала – 2 ул, 1 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалары акыллы, тәртипле, кешелекле. Бүгенге көндә алар Казан шәһәрендә яши. Барысы да дин юлында. Оныклар да мәчет-мәдрәсәгә йөри. Гайфетдин абый белән Хәдичә апаның өйләреннән кеше өзелми.
Гайфетдин абый күп еллар фермада терлекче булып эшли. 8 ел дәвамында биредә мөдире дә була. Зоотехник булып хезмәт итә. 2013нче елдан бирле ул авылда имам вазыйфасын башкара. Әлеге җаваплы эшкә ул бөтен тырышлыгын куя. Халыкка дини, рухи-әхлакый тәрбия бирә. Хәдичә апаның хезмәт юлы 15 яшеннән башлана. Ул фермада сарыклар, таналар, яшь бозаулар карый. Гел алдынгы хезмәткәрләр сафында була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев