Шәймиев Конституциягә төзәтмәләр турында: халыкның телләргә хокукларын төгәл итеп язып куярга кирәк
Илебезнең Төп законында тел мәсьәләсен ныгытып кую Россия халыклары арасында тигезлекне һәм хөрмәтне тәэмин итәр.
(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Ксения Перепеченова)
Конституциягә төзәтмәләрдә кешенең туган теленә хокукын ныгытып куярга кирәк. Россия халыклары тигезлектә һәм үзара хөрмәттә яшәсеннәр. Үзләренең тарихларын сакласыннар, дип билгеләп үтте “Казан утлары” журналына әңгәмәсендә Татарстанның беренче Президенты, Республикабызның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев.
“Төрле аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуга карамастан, үзара хөрмәтне югалтмыйча, кешеләрнең эчке дөньясына зыян салмыйча, бер-береңә ярдәм итеп яшәргә кирәк. Безнең һәрберебезгә гомер бер генә тапкыр бирелә һәм без бертигез хокукларга ия. Шуңа күрә, Конституциягә төзәтмәләр керткәндә, Россия Федерациясе халыкларының телләргә хокукларын ачыктан-ачык һәм төгәл итеп язып куярга кирәк”, - дип басым ясады Шәймиев.
Элегрәк, Татарстанда тел мәсьәләсе буенча махсус комиссия төзеделәр һәм Россия Президентына махсус мөрәҗәгать хәзерләргә булдылар. Мондый чараларны Россия Конституциясе гарантының игътибарын туган тел проблемасының актуальлегенә юнәлтү өчен күрәләр.
Татарстан дәүләт киңәшчесе белән әңгәмәнең тулы текстын “События” порталында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев