Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Танай-Турай авылы балалар бакчасы танымаслык булып үзгәргән

Бүген- 1 май бәйрәме көнне район башлыгы Равил Хисаметдинов җитәкчеләр белән берлектә капиталь төзекләндерү эшләре барган объектларда булды.

(1 май, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


Дәвеш авылы җирлегендә балаларның ял-сәламәтләндерү үзәгендә кызу эш бара. Биредә бинаның эче һәм тышкы ягы төзекләндерелә.

Кече Болгаер авылы уртасында урнашкан балалар бакчасы тулысы белән яңартылган.
“Җирлегебездә менә шундый зур эшләр башкарыла. Республика программасы кысаларында 8 миллион 700 мең сумга балалар бакчасы төзекләндерелә. Бик матур булды, әллә каян күренеп тора. Бүгенге көндә биредә 9 бала йөри. Киләчәктә артыр дип ышанып торабыз”, - диде Олы Болгаер авыл җирлеге башлыгы Зилә Сәйфуллина.
Чүрибураш авылы буйлап ут баганалары утыртылган. Авылда кичләрен тагын да якты булачак.
“Республика программасы буенча Чүрибураш авылы буйлап утлар куелды. Авылның бер башыннан икенче башына кадәр 37 багана. Бик якты, рәхәт. Тиз арада эшләделәр. Республика, район җитәкчеләренә авыл халкы исеменнән олы рәхмәт”, - диде авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов.
Танай-Турай авылы балалар бакчасы әллә каян балкып күренеп тора. Эчке ягы әкияттәгедәй матур итеп, зәвык белән бизәлгән.
Утлары, канализация юллары, бәдрәф бүлмәләре тулысы белән төзекләндерелгән. Шулай ук авыл клубы да тулысы белән яңарып бара. Урам якка брусчаткалар җәелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев