Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Укытучы-логопед - Грант иясе

Апас урта мәктәбенең логопеды Фирүзә Сәлимуллина Хәйрия Фондының Грантына лаек булды.

( 11 июнь, Ландыш Гайнуллина, "Апастово-информ").


Фирүзә Сәлимуллина районыбыз балаларының тел-аралашудагы кимчелекләрен төзәтә. Бик күп балалар кечкенәдән аның сәләте ярдәмендә телләрен чарлата алдылар. "Татнефть" Хәйрия Фонды Фирүзә Сәлимуллинага шәхси зат буларак 266 мең сум күләмендә акчалата Грант тапшырды. Бу "Мәрхәмәтлелек чәч" акциясе кысаларында, аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән бушлай шөгыльләнү, сөйләмнәрен яхшырту максатыннан оештырылды.
"Бик куандым. Балаларга бик теләп ярдәм итәчәкмен. Шөгыльләнү өчен барлык шартлар булдырылгач, оештыру эшләре тәмамлангач, районыбыз балаларын көтеп калам", - дип сөенече белән уртаклашты укытучы.
Укытучыга игелекле хезмәтендә зур уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев