Урта Балтай мәктәбе теплицасында кыяр өлгерә, гөлләр шаулап чәчәк ата
Урта Балтай мәктәбе коллективы быел да 20мең төптән артык чәчәк үсентесе, 1000 гә якын помидор, 500 төптән артык борыч, кәбестә, укроп, суган һәм башка яшелчәләр утырткан.
(30 апрель, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
2012 елда үз эшчәнлеген башлап җибәргән Урта Балтай мәктәбе теплицасында елдан-елдан мул итеп кыяр, помидор уңышы җыеп алына, аллы-гөлле чәчәкләре исә районыбыз күрке булып тора.
Быел да мәктәп коллективы көче белән 20мең төптән артык чәчәк үсентесе, 1000 гә якын помидор, 500 төптән артык борыч, кәбестә, укроп, суган һәм башка яшелчәләр утыртылган. Кыярлары инде өлгереп, уңышы белән сөендерергә өлгергән.
“Елдан-ел эшебезне киңрәк җәелдерергә, үсентеләребезнең санын арттырырга тырышабыз. Ел әйләнәсе биредә эш алып барабыз. Ноябрь, декабрь, январь айларында теплицабызны чистартабыз, бактерияләрдән арындырабыз, дезинфекция чаралары үткәрәбез. Туфрагын алыштырабыз. Февраль аенда исә төп орлыкларны утырту эшенә керешәбез. Яшь үсентеләр баш калкытып, бераз үскәннән соң, аларны аерым тартмачыкларга күчереп утыртабыз. Бу эшне коллективыбыз, балалар белән бергәләп башкарабыз. Мул уңыш китергән хезмәтебезнең нәтиҗәсен күреп, бик нык сөенәбез, - ди Урта Балтай мәктәбе директоры Резеда Сәлахова.
Мәктәпнең техник хезмәткәрләре Гөлназ Саттарова белән Мәдинә Сираҗиева да үсентеләргә күңел җылыларын биреп, аларны көндәлек карап, су сибеп торалар.
“Эшкә килү белән тизрәк теплицага юнәләбез. Үсентеләребезнең бер төн эчендә күпме үсүләрен күзәтәбез. Алар һәрберсе безнең өчен бик якын”, - ди алар.
Теплица эшчәнлеген Урта Балтай мәктәбендә белем алган якташыбыз, “Уютный дом” идарәче компаниясе генераль директоры Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Нуриев та югары бәяләде. Ул туган мәктәбе белән чиксез горурлануын белдереп, коллективка уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев