Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Урта Балтайга солдат кайтты

Армия хезмәтенә кадәр авыл ФАПында эшләп чыныккан Урта Балтай егете Булат Гайнетдинов әнисе Илсөяр, апасы Рамилә, туганнарын, авылдашларын шатландырып, исән-имин Мәскәүдән солдат хезмәтеннән кайтып төште.

Икенче көн таңында авылдашы Рифгать белән Гөлинә Хәбибуллиннарның улы Рәмис солдатка китте. Ул Казан Аграр университетының беренче курсын тәмалаган, аңа кадәр Апас аграр көллиятендә белгечлек алган.

-Мин хәрби хезмәтемне үз һөнәрем буенча хәрби госпитальдә үттем. Армия хезмәте бик ошады, контракт төзеп калырга да тәкъдим ясадылар. Тик миңа туган ягым табигате, туган йортым, әнием, апам, яшьлек дусларым кадерле. Бераз ял иткәч, яңадан яраткан эшемә кайтачакмын,-ди Булат.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев