Утта үтүк кыздырдык
Апас музеенда бик кызыклы күргәзмә пәйда булды.
18-20 гасырларда ясалган, күмер, ачык утта кыздырылучы чуен һәм корыч үтүкләр, татар халкы шул гасырларда кулланган, киемне, урын-җир әйберләрен үтүкләү өчен агачтан ясалган бәләкләрне сез дә күреп китегез. Музей фондында сакланучы бу алтмыштан артык экспонатның тарихы бик бай. Бу күргәзмәне Апас Сабантуена күчмә күргәзмәгә дә алып төшәчәкләр. Каратун мәктәбе укытучысы Әминә Гафарова сыйныфы укучылары анда гид булырга теләк белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев