Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Зур телевизорлы Апас паркында тәүлек буе мультфильм карап була

20 декабрьдә Казан осталары Апас паркы жәйге кинотеатрында бер атна дигәндә эшләрен төгәлләп, бик зур экранлы - 6 га 4 метр үлчәмле телевизорны кабыздылар.

Ул туры эфирда эшли. Аның каршына иң беренче булып Апас мәктәбенең озынайтылган уку көне төркемендә укучы башлангыч сыйныф укучылары килеп басты. Аннан җәйге кинотеатрга Апас буйлап экскурсиягә чыккан Апас мәктәбенең 9 сыйныф укучылары килде. Паркта балалар спорт-уен мәйданчыгында мәш килүче нәниләр дә бирегә йөгерешеп килеп, йотлыгып матур мультфильмнар карады. Кичен дә экран каршында тамашачылар бихисап иде. Хәзер Апаста ике зур видеоэкран тәүлек буе эшли, (музей каршысындагысы 3 кә 2,5 метрлы) бу урам телевизоры  “Апас хәбәрләре“ телекомпаниясе эфирга әзерләгән тапшыруларны трансляцияли. Район Сабантуе аланындагы шундый ук үлчәмле өченче видеоэкран да үз урынында-анысын биредә үтүче зур бәйрәм чараларында  кабызалар. Халык, Апас кунаклары бу яңалыкларга күптәннән күнекте инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев