18 июньгә һава торышы һәм ай календаре
Һава торышы

18 июньгә һава торышы һәм ай календаре

18 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була.

Кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә кайбер районнарда томан. Көндез һәм кич урыны белән яшенле яңгыр. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +9..+14˚, көндез +21..+26˚ градус.

Кимүче ай, ай сукояр йолдызлыгында.

Үсемлекләр утырту, сугару өчен уңышсыз көннәр. Яшелчәләргә үсеш стимуляторлары, агач-куакларга корткыч бөҗәкләрдән саклый торган дарулар сиптерергә кирәк. Чәчәкләргә ашлама сибәргә була. Киптерү өчен дару үләннәре җыярга була.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/18-iyunga-hava-torysy-ham-ai-kalendare-5853625


Нет комментариев