Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Аномаль эсселек безгә дә килерме?

Европа илләрендә һава температурасы 40 градустан да артып киткән.

Соңгы вакытта Европаның кайбер илләрендә аномаль эсселек урнашты: әйтик, узган атнада Бөекбританиядә һава температурасы 40 градустан артык күтәрелеп, башлангыч мәгълүматларга караганда, тарихи рекордны узып киткән. Артык югары температура шулай ук Италия, Франция, Греция, Испания, Португалия һәм Германия кебек илләрдә теркәлә.
Көнбатыш Европаны каплаган аномаль эссе һава торышы Русиягә килмәячәк, дип сөйләде "Метео" прогноз үзәге җитәкчесе Александр Шувалов. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

"Юк, эсселек Европаның көньяк-көнчыгышын, Балканны – Төркия, Грецияне каплап алды. Аннары бу процесслар тәмамланачак. Аның яңадан кабатлануы яңа процесс булачак, без аны әлегә көтмибез", — ди белгеч.
"Әлегә эсселекне көтмибез, киресенчә – яңа Атлантик бриз килер", — дип өстәде ул.
Аның сүзләренә караганда, килә торган циклон Русиянең Европа өлешендә һава температурасын бераз киметәчәк.

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2022-07-27/anomal-esselek-bezg-d-kilerme-2887143?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев