Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Яңа ел төнендә нинди һава торышы көтәргә?

Төбәк синоптиклары Яңа ел төненә һәм бәйрәмнәргә һава торышын фаразлады.

“Гисметео” порталы Яңа ел төнендә һәм гыйнвар бәйрәмнәрендә һава торышының башлангыч фаразларын җиткерде. Әйтик, портал мәгълүматлары буенча, 31 декабрьдә республикада шактый салкын булачак, термометр баганалары -15, -19 градуска кадәр төшәчәк.

Гыйнварның беренче көннәре тагын да салкынрак булыр дип көтелә. Шулай итеп, 2023 елның беренче көнендә -23, -27 градус суык фаразлана. Яңа ел каникулларының алдагы көннәрендә -30, -31 градуска кадәр суытачак.

Раштуа төне, фаразлар буенча, шулай ук салкын булуы көтелә. Ул көнне термометр баганалары -25 градуска кадәр төшәчәк.

Фаразлар дөрескә туры килсә, Яңа ел зәмһәрир салкыннар белән башланачак. Шунысы бераз юата: төгәлрәк фаразлар 25 декабрьләр тирәсендә генә бирелә ала.
 

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2022-12-14/ya-a-el-t-nend-nindi-ava-toryshy-k-t-rg-3071815?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев