Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Көчле магнит давылы кайчан көтелә?

Бу көннәрдә әле тыныч булачак.

Бу атнада көчле магнит дулкыннары көтелми. Әмма ноябрь башында көче 4 баллга кадәр җиткән һәм озакка сузылган магнит давыллары җирне каплаячак.
Бүген-иртәгә геомагнит хәле тыныч булачак. Кояшта көчле “кабынып китүләр” булмаганда, организмны ныгыту өчен иң яхшы вакыт, чөнки ноябрьдә кояшның нәкъ шундый “кабынып китү” активлыгы көчәя.


Магнит давыллары беренче чиратта өлкән яшьтәгеләргә, иммунитеты какшаган һәм хроник авырулары булган кешеләргә тәэсир итә. Шулай ук магнит давыллары йөкле хатыннарның һәм сабыйларның хәленә йогынты ясарга мөмкин.


Кояш активлыгы арткан көннәрдә метео сизгер кешеләрнең башлары авырта һәм әйләнә, кан басымы үзгәрә һәм сәламәтлекләре белән бәйле башка проблемалар барлыкка килә, дип аңлата табиблар.


Бу чорда артык көч таләп итә торган җитди һәм катлаулы эшләр башкарырга ярамый.
Магнит давылы вакытында начар гадәтләрдән дә баш тартыгыз. Тәмәке тартудан, алкоголь кулланудан һәм зыянлы ризыклардан бөтенләй баш тартырга кирәк.
Әлегә көннәр бик салкын түгел, шуңа да саф һавада күбрәк вакыт үткәрегез. Кислород җитмәү хәлне начарайта, кәеф кырыла һәм эш сәләте югала. Шуңа күрә табигать кочагына ешрак чыгыгыз, җәяү йөрегез һәм бүлмәне җилләтегез, һәм геомагнит давылын кичерү җиңелрәк булыр.

  чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-10-23/k-chle-magnit-davyly-kaychan-k-tel-3489841

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев