Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Март аенда ниниди һава торышы була беләсезме?

Барлык Үзәк Россиядә март аенда кышкы һава торышы хакимлек итәчәк. Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерә.

Аның сүзләренчә, уртача киңлекләрдә беренче чын яз ае — ул апрель. Шул ук вакытта температураның +15 градуска кадәр күтәрелүе язның икенче аеның 15 числосыннан соң гына көтелә.

Ул шулай ук кыш ахырына кадәр мул кар явуы, эрүе һәм температураның сизелерлек төшү ихтималын да өстәде. Белгеч аңлатканча, кышның төрлелеге берьюлы берничә фактор —океан температурасы, стратосфера характеристикалары, шулай ук циркуляция индекслары белән бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә мартны «кышкы» дип санау кабул ителгән һәм календарь язның беренче көненнән җылы көтәргә кирәкми.

Чыганак: https://tatar-today.ru/2024/02/93968/

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/selective-focus-shot-of-a-beautiful-snowdrop-flower_10860848.htm#fromView=search&page=1&position=8&uuid=500ad994-ea8c-41f5-a3b4-3b552a595b00

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев