Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда яңгырсыз һава торышы һәм 29 градуска кадәр эсселек көтелә

Чәршәмбе көнне Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем ихтималы аз.

Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул хакта хәбәр итә.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +7..+12 градуска кадәр булачак, көндез термометр баганалары +24..+29 градуска күтәрелә.

Моннан тыш, республикада төньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан талгын җил көтелә.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр синоптиклар якын көннәрдә Татарстанга эссе көннәр киләсен белдерде. Көндез температура +32 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yangyrsyz-hava-torysy-ham-29-graduska-kadar-esselek-kotela-5856955

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев