Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелләрне савыктырсын дуслык, Апаска сез ешрак кайтыгыз!

Чаллы шәһәрендә безнең районнан күчеп китеп, шунда төпләнеп калган, гаилә корган бер меңнән артык кеше яши. "Туган як, туган туфрактан да якын берни юк. Чаллыда яшәсәк тә Апасыбызны бик нык сагынабыз", - дип уртаклаша алар. Шулай итеп, Чаллы шәһәренең "Энергетиклар" мәдәният йортына, якташлар очрашуына зал тутырып 650 кеше килде. Көн...

Чаллы шәһәрендә безнең районнан күчеп китеп, шунда төпләнеп калган, гаилә корган бер меңнән артык кеше яши. "Туган як, туган туфрактан да якын берни юк. Чаллыда яшәсәк тә Апасыбызны бик нык сагынабыз", - дип уртаклаша алар. Шулай итеп, Чаллы шәһәренең "Энергетиклар" мәдәният йортына, якташлар очрашуына зал тутырып 650 кеше килде.

Көн тудымы дөнья куабыз, ашыгабыз, нидер эзлибез, нәрсәдер өчен бик борчылабыз, ачуланышабыз... Туганнар бер-берсен белешергә, күршеләр бер-берсенә керергә иренгән, оныткан заманда шундый зал тутырып якташлык җепләрен ныгыту өчен килгән кешеләрне күрү бик сөенечле әлбәттә... Ә бит, баксаң, җанга гап-гади очрашулар, күрешүләр, сөйләшеп утырулар җитми икән...

Чаллы шәһәренең "Энергетиклар" мәдәният йортына җыелган кешеләрнең язмышлары бертөрлерәк. 1970нче елларда туган төбәгебезне ташлап автошәһәр төзү теләге белән алар әлеге җирлеккә килә, тора-бара Чаллыда үз куышларын булдыра, гаилә төзи, тормышларын көйли.

Туган җир, туган нигез... Чаллылылар өчен ул ерактарак булса да, аның һәр каены, һәр тупылы, инеш буйлары һәркөн, һәрвакыт күңел түрендә. Күренә, очрашуга якташларыбыз бик сагынып килгән.... Шулай итеп, районыбыз үзешчәннәре залга Апас сулышы, туган як сулышы өрде, үзләренең иң матур җырларын бүләк итте. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова район башлыгы исеменнән иң изге теләкләрне җиткерде. "Туган якның тарту көчен, әти-әни кебек газиз, балачак хатирәләрен саклаучы туган нигезнең кадерле булуын, без яши-яши аңлыйбыз.. Шуңа да бит кайда гына булсак та, кайда гына яшәсәк тә, һәрчак туган якларга ашкынып торабыз. Кайчандыр бергә укыган сабакташлар, туган-тумача, авылдашлар белән очрашу-гапләшү күңелдә әйтеп бетергесез тирән хислар уята. Ә сез читтә яшәсәгез дә, һәрберегез безнең өчен бик якын", - дип ассызыклады ул.

Кичәдә Апас кырларында үскән икмәктән пешерелгән татлы чәч-чәк тапшырылды. Якташларыбыз Апас районының эшәнлеге хакында әзерләнгән видеоматериалны да бик кызыксынып, яратып карады.

Очрашу вакытында сәхнә түренә күп бала тәрбияләп үстергән үрнәк гаиләләр, юбилярлар күтәрелде. Сагыну хисләре белән тулган чыгышлар яңгырады. Туган җирнең кадере читә яшәсәң аеруча да нык беленә икән. Әлеге төшенчәнең нинди зур икәнлеген без күз яшьләрен сөртеп утырган якташларыбызга карап кат-кат инандык. Ахырдан Чаллы шәһәренең "Апас" якташлык җәмгыяте җитәкчесе Рафаэль Зәйнуллин: "Әлеге очрашулар безнең һәрберебез өчен кирәк, алар һичшиксез алга таба да дәвам итәчәк,"- дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: встреча землячество