Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл клублары: үткәне һәм бүгенгесе

Апас районы Болын-Балыкчы авылының клубы тарихы

.

Кеше кайда гына яшәмәсен, аның күңелен һәрчак җылытып торучы изге урын бар, ул туган җир .Без Тау ягы кешеләре, эшчән, кунакчыл, бай тарихлы төбәктә туубыз белән горурланып яшибез.
Матур, гүзәл кешеләр яши Болын-Балыкчы авылында. Гомере буена үз халкына намуслы хезмәт иткән кешеләрнең һәркайсы хикәя герое булырлык. Болын-Балыкчы авылында колхоз 1930 нчы елда оеша. Авылда ул елларда ике мәчет эшләп килә: югары һәм түбән мәхәллә мәчетләре. Югары мәхәллә мәчетенең манарасын 1937-38 елларда кисәләр. Аннан сон мәчетне үзгәртеп клуб

итеп салалар, икенче кат өстәп анда домсовет ясыйлар.
-
Беренче катта уң якта уку бүлмәсе була, ике шкаф,өстәл,урындыклар. Ул вакытта барлыгы 50-60 китап бар-дип искә ала иде ,шул чорда эшләгән сугыш һәм хезмәт ветераны Низамов Шакирҗан абыйәзер инде мәрхүм).Шакирҗан абый авылда яшьләр күп, ул заманда авылда 500 ләп кеше яшәгән,әле радио-телевизорларның яңа гына чыга башлаган вакыты,яшьләр күпләп китап укыйлар,бергәләшеп спектакльләр өйрәнеп авылларга чыгып концертлар куеп йордек-дип искә ала иде ул яшь чакларын. Клубта эшләү дәверендә аңа хезмәт хакы итеп-101 сум түләнә,ул вакытта әйбәт кенэ хезмәт хакы иде-ди Шакирҗан абый. Авылда яшьләр белән матур гына мәдәни-агарту алып барганда,1941 нче елда Бөек Ватан сугышы башлана.1942 нче елда Шакирҗан абый да хәрби кием кия.    
 

Апас районы Болын-Балыкчы авылының беренче клубы һәм уку залының эчке-тышкы күренеше.

 

 

 

 

 

1969 нчы ел. Зур төзелешләрнең берсе-250 урынга исәпләнгән мәдәният йортына нигез салына.

 

 

Апас районы Болын-Балыкчы авылы ветераннар советы җитәкчесе Мәдинә апа Сәмигуллина:

- Спортка карата бик зур игътибар иде. Шөгылләнер очен спорт инвентарьләре куп иде. Минем әнкәй мәчет манарасын сүткәннәрен дә хәтерли әле. Беренче этажда клуб, икенче этажында сельпо – Апас районы сельпосы безнең Болын-Балыкчы авылында булган (сельпо председателе бездә тора иде дип, әнкәй хәтерли) авыл советы, секретарь бүлмәсе, агрономнар бүлмәсе, комсомол җыелышлары уздырыр өчен актовый зал бар иде. Балконда матур итеп утырып җырлашалар иде. 1942 нче елда тимер юлны салганда пленга эләккән немецлар торган иске клубта. 1955-59 нчы еллар арасында икенче клуб салына. 1969 нчы елга кадәр хезмәт итә.

 

Апас районы Болын-Балыкчы авылы клубында эшләүчеләр:

Хәйруллин Мәхмут абый – завклуб

Булатов Равиль абыйзавклуб

Ногманов Ринат абый – завклуб

Кадырова (Сәйфетдинова) Мөслимә апа – завклуб (1974, февраль -июль)

Хәмидуллина Наилә апа – завклуб (1973, январь - 1974 март)

Саттаров Тәлгать абыйсәнгать җитәкчесе (1973-1976)

Сабиров Фәгыйль абый – завклуб (1975-2000)

Сабирова Ләйсирә апасәнгать җитәкчесе (1976, январь – 1996)

Вафин Алмаз – завклуб (1.09.2000 – 27.12.2006)

Сабиров Айдар – сәнгать җитәкчесе (1996 – 2002)

Җәләлиева Ләйсән – завклуб (2006, декабрь)

Садыкова Гөлнарасәнгать җитәкчесе (2003, июнь)

 

 

Ногманов Ринат Гусман улы.1946 нчы елның 24 августында Апас районы Борнаш авылында туа. Апас мәктәбен тәмамлый, мәдәният институтында югары белем ала (культура-оештыручы) Борнаш, Б.Балыкчы клубларында, Борнаш, Зур Күккүз мәктәпләрендә, СПТУ-92 дә эшли, укыта. Мәдәният хезмәткәрләре хәзерли. Сәнгать кешесе: искиткеч моңлы тавыш, инструменталист (баян), хор, вокал, инструменталь ансамбльләр оештыра, күп мәртәбә дипломант һәм лауреат булдылар. Хәтердә, ул 1,2(1985,1987 еллар) Бөтенсоюз сәнгать фестивале лауреаты булды

Гаилә ансамбльләре составында мин (Ногманов Рәмис), улым Марсель, Ринат абый (баян, курай, кубыз һәм вокал башкаруда) Казанда телевидениедән чыгыш ясаган идек…ТНВ архивында әле дә саклана…- дип искә ала үзенең абыйсы турында Ногманов Рәмис абый.

 

Кадырова Мөслимә Абдулхак кызы (Сәйфетдинова):

-Эшкә кергәндә Кадырова идем. 26.06.1953 елгы. Апас районы, Апас авылында тудым, Алабуга култура агарту училищесын тәмамлап, юллама белән  1974 елның февралендә Болын-Балыкчыга эшкә кайттым. Июльдән мәдәният бүлегенә инспектор итеп күчерделәр. 2010 нчы елның 1 нче маена кадәр шунда эшләп пенсиягә киттем, 36 ел мәдәният бүлегендә хезмәт иттем. 2003 нче елда РФ ның мәдәният министрлыгы тарафыннан “Мәдәнияттагы казанышлары өчен” Күкрәк билгесе белән бүләкләндем. Хезмәт ветераны.

Авыл советы председателе Мөнирә апа иде, секретаре
Фирдәвес апа, бухгалтер Фаягөл апалар җитәкчелегендә бик тату эшләдек,китапханә белән берлектә төрле мәдәни чаралар үткәрә идек. Мәктәп директоры Габделхак абый клубта политинформация, лекциялар үткәрә иде, фермаларда стенгазеталар чыгара идек.

Болын-Балыкчы авылын һәм кешеләрен бик яраттым, аның халкы тәртипле, булдыклы, тормышлары барлы иде, шул елларга карата алар мул тормышта яшәделәр, миндә Болын-Балыкчы авылы халкы турында якты истәлек калды.

Хәмидуллина Наилә апа:

10 нчы классны бетерүгә, авыл советы җитәкчесе Муса абый тәкъдиме белән, 1973 нче елның январендә Болын-Балыкчы авылына эшкә кердем, ул вакытта Саттаров Тәлгать абый массовик булып эшли иде.

Яз коне кыр станына чыга идек, агитатор булып. Сайлаулар вакытында концертлар оештыра идек, кыш коннәре курше авылларга концертлар белән йөри идек.

Килуче артистларыбызны авылыбыздагы әбиләргә йортларга урнаштыра идек.

Кибеткә өй саен йөреп йомырка җыеп бирә идек, яз көне чыгаралар иде терлек санын алырга.

 

Саттаров Тәлгать абый (1955-2021)

 

Сабиров Фәгыйль Сәлиммулла улы (әдәби псевдоним – Фэгыйл Сүн), һәвәскәр шагыйрь, прозаик һәм композитор. 1940 нчы елның 24 нче маенда Апас районы Шәмәк авылында туган, Урта Балтай мәктәбендә белем алган. Мәктәптә укыган елларында ул Апаста чыгучы «Бригада» газетасының актив курсанты булган, сатирик язмалардан эскизларга һәм докладларга кадәр төрле жанрлар да язган, аерым алганда «Бригада» газетасының 41 нче санында «1957 нче ел өчен Ф.Сабиров» «Ярдәмчел кеше» күләмле эскизы бастырыла. Коммун авылының 81 яшьлек хезмәт ветераны Ш.Афлятунов турында. 1958 елда «Тимерче алачыгында» дигән репортажы бастырылган, хезмәт алдынгысытимерче Шәмәк авылыннан Б. Гараев турында. Яшьлегендә Ф.Сабиров Пермь өлкәсендә яшәгән. Пермь мәдәни-агарту училищесын бетергән, Барда районы Сараш авылы мәдәният йортында директор булып эшләгән. Барда район газетасында беренче шигырьләре, хикәяләре, юморискалары басыла. Шушы ук чорда җырлар да иҗат итә башлый, Ф. Сабировның беренче җыры «Сараш вальсы» дип аталган. Пермь өлкәсендә Ф.Сабиров гаилә корган. 1976 нчы елда Сабировлар Апас районына кайтканнар. Ул үзенең карьерасын Болын-Балыкчы авылында клуб директоры булып башлаган һәм бу позицияда 25 елдан артык эшләде. Ул үз текстларына, шулай ук җирле һәм профессиональ шагыйрьләр шигырьләренә 50 дән артык көй язды. Аның әсәрләре нигездә «Йолдыз» газетасында басылып чыга барды.1984 нче ел нәтиҗәләре буенча Ф.Сабиров «Иң яхшы мәдәният хезмәткәре» дип танылган. Һәвәскәр композиторларның республика семинарында лауреат (1984). Ф.Сабиров «Бәкер күчтәнәче» юморискалары турында истәлекләр, гыйбрәтле анекдотлар җыентыгы авторы.

Сабирова Ләйсирә апа 1976 нчы елның 19 нчы январендә Апас районы Болын-Балыкчы авылында мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып килеп урнаша.

Директор булып, Ләйсирә апаның тормыш иптәше Сабиров Фәгыйль абый эшли торган була. Саттаров Тәлгать абый (инде мәрхүм) сәнгать җитәкчесе булган.

Ләйсирә апа килгәндә бер кыз биеп йөргән биюләрне, бию төркемнәре бөтенләй дә булмаган.

«-Килүгә бию төркемнәре ачтым. Өлкәннәр өчен дә, балалар белән дә шөгылләнә башладым. Сәяр исемле трактористны аягына суга-суга өйрәттем биергә. Киемнәр дә юк бит. Киттем колхоз председателе янына, акча сорап.

-Башта эшләп, эшегезнең нәтиҗәсен күрсәтегез- дип чыгарып җибәрә председатель.

Шуннан барлык колхоздагы эшләүче яшьләр белән сюжетлы бию өйрәнеп, республика күләмендәге фестивальдә катнашып, 3 нче урын алып кайттык.

Менә аннан соң костюмлы да булдык.

 

 

«Ракета» колхозында культура-масса эшләре дә бүгенге көн таләпләре югарылыгына куелган. Эшләүчеләрнең күбесе-үзешчән сәнгать коллективы әгъзалары. Бу көннәрдә авыл культура йорты СССРның 60 еллыгына «Минем Ватаным» дигән ритмик бию куярга хәзерләнә.Авыл тамашачалары «Өммегөлсем» ансамбле артистлары Р.Хантимерова,М.Галкина,Л.Вәлиева,Г.Габбасова, Л.Сибгатулина,Ф.Әхтәриева,Л.Сабированың рус хороводы башкаруларын сокланып карыйлар.Бу ансамбльнең җитәкчесе Ләйсирә Сабирова грузин,украин,мари һәм башка халык биюләрен зур осталык белән әзерли. 

 

Авылларда олысы-кечесе бер сулышта яши. Менә «Йолдыз»газетасының 1981 ел,21 февраль саны.Ул тулысы белән диярлек шушы алдынгы колхозга багышлап чыгарылган.Сәбәбе җитди.

«Болын-Балыкчы авылы культура йортында зур бәйрәм,-дип яза газета.Кичә биредә «Ракета»колхозына КПСС Үзәк Комитеты,СССР Министрлар Советы,ВЦСП һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчмә кызыл байрагын тапшыруга багышланган тантаналы җыелыш булды.

Китапхәнәче булып эшләгән (1974-77 еллар) Розалия Әсхәт кызы Сибгатулина(Губайдуллина):

-Клуб хезмәткәрләре белән һәрвакытта да бергәләшеп планнар төзеп,концерт-спектакльләр хәзерләп тирә-күрше авылларга барып куеп йөрдек,алар да безгә килә иде,бик күңелле яшәдек.Һәр бәйрәмгә стена газеталары чыгарып,ярышлар үткәрә идек,район күләмендәге чараларда да актив катнаштык.

Ул вакытларда минем бергә эшләгән сәнгать җитәкчесе Саттаров Тәлгать,Булатов Равил,Сабиров Фәгыйл абыйлар белән дус-тату эшләдек-дип сагынып искә ала Розалия апа.

 

Биредә яңа йолаларның берсе - Комсомол туйлары үткәрү. Шушы көннәрдә мәсәлән, колхозның алдынгы шоферы Мәхмүт Моталлапов һәм Болын-Балыкчы сигезьеллык мәктәбенең рус теле укытучысы Гөлинә Моталлапова туй үткәрде.

 

Болын-Балыкчы клубына нигезләнеп бөтен Татарстан буенча мәдәни спорт оешмасы эшләнелде.

Без килгәч бик күп парларны кавыштырдык, кинога билетлар да сата идек, агитбригада белән гел чыгыш ясый идек; студентлар белән аерым, эшләргә килүче яшьләр белән икенче бригада оештыра идем, ферма йортларында, җәйге лагерьларга барып концертлар куя идек, стенгазеталар ( Молния) чыгара идек, җыелышларда гел чыгыш ясый идем.

«Хәерле кич» дигән тапшыруда бию белән катнашып, лауреат булдык.

Сабирова Ләйсирә истәлекләреннән:

-Вафина Рәмзия, Люция белән Рәшит Зиятдиновлар бик актив иделәр, Фәгыйль алар белән репетиция ясый иде, мин аларның балаларын карый идем. Вафин Мансур, Губайдуллина Розалиялар бик теләп йөри иде. Хантимерова Рәзинә апа, аның килене Рәмзия бергә концертлар куеп йөри идек, спектакльдә дә     бик теләп катнашалар иде.

     Бию авыр бирелә торган балалар өчен аерым түгәрәкләр булдыра идем, аерым биюләр өйрәтә идем.

     Кызыклы вакытлар да күп булды. Фәгыйль берсендә, молдовский бию урынына украинский гопак уйнаган, биииик тырышып биедем, килеп кенә чыкмый бит дип әйткән иде биюче кыз бала.

Вафин Алмаз Мансур улы (1980 елнын 22 июнендә туган), 2000 -2006 еллар.

Сабиров Айдар  Фәгыйль улысәнгать җитәкчесе (1996 – 2002) булып эшләгән.

Инде үземнең дә мәдәният өлкәсендә эшли башлавыма 16 ел була. Үз һөнәремне чын йөрәктән яратып, халыкка рухи азык өлэшүемә сөенеп хезмәт итәм, хисләремне шигырь юлларына салам:

Һәрбер кеше бәхет төшенчәсен

Аңлыйдыр ул бәлки үзенчә.

Тату гаилә, сөйгән эшең булса

Үзе бәхет бит ул минемчә

Хәрбер әни кебек мин яратып

Тәм-том белән сыйлыйм гаиләмне.

Таба эшләремне авыз иткәч

Ирем эйтә: -Ай-хай, бик тәмле!

Кул эшләре җанга рәхәт бирә

Бәйлим, чигәм вакыт булганда

Гөллэремә карап илхам алам

Дәва табам күңелем тулганда.

Күңел биреп тыңлыйм җыр-көйләрне

Матурлыкка күңел омтыла

Халык җырларында сихри моңнар

Тыңлап кайгы-сагыш онытыла.

Мин Садыкова Гөлнара Нурулла кызы 1974 нче елның 4 нче сентябрендә Ульян өлкәсендш туганмын. Эчәсе суыбыз, ашыйсы ризыгыбыз булгангадыр, 1975 нче елда Зөя елгасы буенда урнашкан Апас районы Болын-Балыкчы авылына гаиләбез белән килеп урнашканбыз. Мәдәният йортында эшләүче сәнгать җитәкчесе Ләйсирә апа Сабирова - биюгә булган сәләтне, сәхнәдә үз-үзеңне тотарга өйрәтүче беренче остазыбыз. Сәнгать дөньясына юлны ул ачты. 1992 елда Апас һөнәр училищесында сәнгать җитәкчесе профессиясе белемен алдым. 2003 елда мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып эшкә урнаштым. 2005 елда КСЮИ да культурология бүлегендә белем алдым, алган белемнәремне хезмәт юлында кулланам.

 

Мәдәният хезмәткәребилгеле бер вазыйфаларны гына башкаручы түгел, ул әйләнә-тирәбездәге матурлык, гүзәллекне, тирәнтен аңлаучы һәм тоючы кеше. Безнең идеялар һәм фидакярь хезмәтебез нәтиҗәсендә җәмгыятебез кызыклы тормыш белән яши.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев