Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл клублары: үткәне һәм бүгенгесе

Борнаш авылы халык театры сәхнәләштергән өзек һәркемне уйланырга мәҗбүр итте

Олы Бакырчыда Шәүкәт Галиев истәлегенә узган чарада Борнашлылар тәрбияви өзек тәкъдим иттеләр.

(6 декабрь, “Апастово-информ”).


Борнаш авылы халык театры әлеге чарада бөек шагыйрьнең “Минем беренче гомерем” китабы буенча театраль күренеш тәкъдим итте. Әлеге китапта аның ике туган апасы сөйләгәннәреннән чыгып язылган “Кеше әйберсенә тимә” дигән өлеш бар. Сәхнәләштерү өчен шул өзек сайлап алынган.
“Бу минем режиссер буларак беренче эшем. Миңа 7нче сыйныф укучысы Раил Ногманов һәм 4нче сыйныф укучысы Ислам Әхмәтҗанов булышты. Әлеге өзектә сугыш чоры тасвирлана. Бик уйландырырлык вакыйга сурәтләнә. Режиссер буларак беренче тәҗрибәм булса да, халык бик яратып кабул итте, югары бәяләде. Шундый зур кунаклар янында чыгыш ясавыбыз белән бик горурланабыз”, - дип сөенечен уртаклаша Борнаш халык театры режиссеры Фидания Мөхәммәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев