Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Авыл клублары: үткәне һәм бүгенгесе

Олы Бакырчы мәдәният йортында умартачыларның зона киңәшмәсе узды

Киңәшмәгә Олы һәм Кече Бакырчы, Каратун, Дәүләки, Тутай, Чирмешән авыллары умартачылары җыелды.

(22 март, “Апастово-информ”).



Эшлекле киңәшмәдә Олы Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев, Апас ветеринария идарәсеннән эпизатолог Фидаил Ногманов, “Апас-Мол” берләшмәсеннән агроном Рамил Шәрәфуллин катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.
Оешманың барлыкка килүенә ике ел гына булуына карамастан, әлеге өлкәдә күп кенә эшләр башкарылган. Ике ел рәттән “Пчелотуй Апастово” һәм районкүләм бал бәйгеләре уздырылган. Апаста “Умартачы аллеясы” булдырылган.
Киңәшмәдә шулай ук Үзбәкстан, Казахстан кебек чит төбәкләрдән умарта пакетлары сатып алырга ярамаганлыгы хакында аңлатылды, җәен корткычларга агу сипкәндә умартачылар белән аңлашып эшләргә кирәклеге искәртелде. Умартачылар шулай ук үзләрен борчыган сорауларына җаваплар алдылар. Оешманың эше канәгатьләнерлек дигән нәтиҗәгә киленде. Бу хакта Олы Бакырчыдан һәвәскәр умартачы Рәшит Гыйльметдинов хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев