Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл клублары: үткәне һәм бүгенгесе

Урта Балтайда “Кызыл алмалар” спектакле тәкъдим ителде

Урта Балтай мәдәният йортында “Театр дөньясы” мәктәп түгәрәге коллективы Гөлүсә Кашапованың “Кызыл алмалар” спектаклен сәхнәләштерде.

(12 март, “Апастово-информ”).


“Гөлчәчәк Идиятуллина җитәкчелегендәге “Театр дөньясы” түгәрәгенә йөрүче яшь артистлар спектакльдән бик матур өзек күрсәтеп, авыл халкына бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. Аннан соң алар әниләрен, дәү әниләрен котлап, матур җырлары, биюләре белән сөендерделәр. Яшь буынның сәхнәдәге чыгышы – бик күркәм күренеш булды. Театр аша балаларда дуслык, татулык, бердәмлек хисләре тәрбияләнә. Мондый тәрбияви кичәләр дөньяның кадерен белергә өйрәтә, сәнгатькә мәхәббәт уята. Балаларга киләчәктә дә сәләтләрен үстереп, уңышларга омтылып яшәүләрен телибез”, - дип хәбәр итә мәдәният йорты мөдире Лилия Җамалиева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев