Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы киңәшләре

Розания апа: “Сәламәт булсаң, бакча эше ял гына”

“29 май - туган көнемдә үзем үстергән кыяр-помидорларны бакчадан, теплицадан өзеп ашыйм инде мин”, - ди Апаста яшәүче Розания апа Зиятдинова.

(17 апрель, «Апастово-информ»)


Апаста яшәүче Розания апа Зиятдинова шат күңелле булуы, күтәренке кәефе, яшәү рәвеше белән тирә-юньдәгеләргә дә үрнәк булып тора. Бер дә үз яшен бирмәссең аңа. Әле дә яшьләрчә җитез, тырыш, уңган ул, тормыштан ямь һәм тәм табып яши белә. Розания апаның иң яраткан шөгыле - бакчачылык. Ул бакчада күңеленә рәхәтлек, җан тынычлыгы ала. Тәҗрибәле, уңган бакчачының яшелчәләре дә мул уңыш бирә, бакчасында чәчкә-гөлләре дә шаулап үсә. Быел да Розания апа 100 төптән артык помидор, 70 төптән артык борыч утырткан.
«Помидорларны теплицада үстерәсең килсә, орлыкны февральдә үк чәчәргә, ә инде ачык урын өчен мартта ук чәчә башлау кирәк. Мин үзем орлыкларны февральдә үк чәчәм. Иртә утыртканга, уңышын да иртә татыйм. Май ахырында помидор-кыярларым өзеп ашарлык булла», - ди Розания апа.
Розания апа һөнәре буенча инженер. 35 елга якын Казан шәһәрендә яшәп, шунда хезмәт куя. Лаеклы ялга чыккач, ялгыз калган әнисен карарга 2004 нче елда Апаска кайта. Шул вакыттан бирле Апаста туган нигезендә төпләнеп яши башлый. Бик яратып чәчкә-гөлләр, яшелчәләр үстерә. Розания апаның яшелчә үстерү буенча тәҗрибәсе җитәрлек.
«Туфракка марганцовкалы су сибәм. Утыртканнан соң, йод тамызам. Ашламасыз берничек тә булмый. Ләкин чамасын белү кирәк. Үсенте сузылып үсмәсен өчен, төнлә кызыл лампа кабызып калдырам. Алай эшләмәсәң, өскә сузылып, нәзек булып үсә. Нәзек булган үсенте әйбәт булмый. Борыч исә тирән утыртканны яратмый. Ул тамыр җәйми. Ә помидорны, киресенчә, тирәнрәк утыртсаң яхшы», - дип киңәшләре белән уртаклаша ул.
Орлыкларны Розания апа үзе үстергән яшелчәләрдән әзерли. Ләкин аларны шул ук елда түгел, икенче елда гына чәчә. Помидор, борычларның күбрәк эре сортларына өстенлек бирә.
“Эре помидорлар бик сулы булмый, итле була. Шуңа эре үсә торганнарын яратам. Очлы борычларны фарш белән пешерер өчен, ә эреләрен өзгәч үк ашар өчен утыртам. Көзгә кадәр үз борычларымны ашыйм”, - ди хуҗабикә.
Тәҗрибәле бакчачы Розания апага үсентеләр өчен бүлмәдәге җылылык, туфракның дымлылыгы да мөһим. Ул аларны һәрдаим карап, тикшереп, кайгыртып тора. Чын күңелен биреп, яратып эшләгәнгә күрә, уңышы да мулдан була.
“Бакчада бик яратып эшлим. Бернинди дә авырлыгын күрмим. Киресенчә, күңелемә рәхәтлек алам. Бераз гына эшсез утырсам да, эчем поша башлый. Иң мөһиме - исәнлек булсын. Сәламәт булсаң, бакча эше ял гына ул”, - ди Розания апа.
Розания апа җыеп алган мул яшелчәләрне туганнарына, дусларына да өләшә. Үзләренә кышкы чорга салатлар, төрле кайнатмалар әзерли. Тәмле, файдалы тукланып, хезмәттән ямь табып яши бу гаилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев