Томатлар чирләмәсен өчен “аягы” – юештә, “башлары” корыда булырга тиеш
Соңгы елларда яз саен күп итеп рассада үстерәм, үземнән артканын бик җиңел урнаштырам.
Кәҗәсеннән бигрәк мәзәге кыйммәт, дигәндәй, эш башлаган мәлдә сизелерлек чыгымлы, мәшәкатьле шөгыль булса да, нәни үскеннәр белән әвәрә килүдән җаныма рәхәтлек табам.
Помидор сортлары
Сыйфаты яхшы булганга күрә, үсентеләремне сатып алучылар, алдан заказ бирүчеләр шактый була. Сер түгел, бакча күршеләрем теплицама беренчеләрдән булып кереп, иң матур, иң көчле үсентеләремне сайлап ала. Түтәлдән төбе-тамыры янындагы туфрагы белән казып алып биргәнгә, шул көнне үк утыртылганга күрә, яңа урында да бик тиз тернәкләнәләр, күчереп утырткач та чирләмиләр. Гадәттә уңышны мулдан бирәләр.
Узган елда томатларның 29 сортын һәм гибридын үстерсәм, быел аеруча мул уңышлы 36 төренә тукталдым. Араларында симез итләч, бик эре җимешле Голландия сортлары, данлыклы немец, француз селекциясе, шулай ук үзебезнең климат шартларына яраклашкан иртә, уртача һәм соң өлгерешлеләре шактый.
Соңгы елларда ачык грунттта җимеш бирә торган, тиз өлгерүчән Себер селекциясе сортларын һәм гибридларын да үз кишәрлегемдә сынап карый башладым. Алар суыкка, табигать көйсезлекләренә чыдамлыгы белән алдырсалар да, уңышлары азрак була, тәме дә чит илнекеннән калыша төшә. Бер уңай ягы сөендерә: августның салкынча төннәренә, фитофтора гөмбәчекләрен үрчетүче дәвамлы яңгырларга кадәр уңыш биреп өлгерәләр. Бик эре булмаган чуклы томатлары банкага тутырып маринадлау, тозлау өчен кулай.
Үз вакыты бар
Алдан аяк киенгән соңга калмавына сөенгән, диләр. Зур хезмәт куеп үстергән томат уңышын фитофторага “ашатып” әрәм итмәс өчен дә алдан хәстәрен күрә тору бик мөһим. Элеккеге елларда башкалардан күрмәкче томат үсентеләрен түтәлгә чыгарып утыртып атна-ун көн узуга ХОМ препараты сибеп эшкәртә идем. Сүз дә юк бакыр хлорокисе – теләсә кайсы гөмбәчекне юк итәргә сәләтле химик препарат. Әмма үзебез ашыйсы ризыкны җәйгә берничә мәртәбә күрәләтә агулы эремәгә коендырудан ни мәгънә? Тәҗрибә туплый, укый-эзләнә, галимнәр, тырыш бакчачылар белән аралаша, фикер алыша торгач, чагыштырмача зарарсыз саклану чараларының күплегенә хәйран калдым. Әйтик, Биектау районының Торнаяз авылында гомер итүче уңган хуҗабикә, зирәк бакчачы кодагыем - Мөнҗия Шәйхеразыева томатларга һәр су сипкән саен диярлек, профилактика йөзеннән җылы суга суган кабыгы төнәтмәсе, ара-тирә утын көле эремәсе, сарымсак уклары сыгынтысы кушып җибәрергә гадәтләнгән. Бер елны теплицадагы томатларымда сары яфраклар күренгәли башлагач, үзем дә сарымсак укларын уңышлы кулландым. Ике атнага бер мәртәбә куакларның өстенә сарымсак төнәтмәсе бөркеп торсак, гөмбәчекләр томатларыбызга якын да килмәячәк. Бер стакан вакланган яшел угын (хәер, кызганмасагыз, сарымсакның башлары да ярый ) бер чиләк суда тәүлек буе төнәткәч, шуңа 2 грамм марганцовка кушып болгатып, эремәне куакларның өсләренә бөркеп сибәбез.
Бакча күршеләрем арасында гөмбәчек чирләрен алдан кисәтү максатында бер чиләк суга бер стакан аш тозы яисә чәй содасы эретеп сибүчеләр дә бар. Бертуган сеңлем Мөслимә Заһретдиновага да бакча җене кагылган. Түтәлләре уңыштан сыгылып тора, помидорлары эре, тәмле һәм бик күп була. Юмарт хуҗабикә куш йодрык зурлыгы, эрмекле сусыл татлы помидорларын туган- тумачага, дус-ишкә күчтәнәчкә чиләкләп тарата.
Аның да үз серләре бар. Үсентеләрен чирләтмәс өчен, аларны бакчага чыгарып утыртуга майсыз кефир белән сыйлый башлый. Бу процедураны ике атна саен кабатлый. 1 литр сөт ризыгын ике-өч тәүлек ачытып, бер чиләк җылы су белән сыеклап яфракларына сибә. Рамил киявебез томат үсентеләренең сабагына бакыр чыбык кисәге кадап чыга.
Күршем киңәше
Күршем Гөлсинә Шакирова атна саен диярлек өсләренә сепарат сөте сибеп, томатларын черек чиреннән саклый. Кукмара районы Ядегәр авылында бик оста помидор үстерүче Суфия Шәяхмәдова яшәвен белмисездер әле, мөгаен. Уңган ханымның помидорлары гап-гади теплицада июнь башында ук кызара. Без яңа уңыштан авыз иткәнче аның гаиләсе инде ашап туя. Дус хатынымның үзе генә белгән серләре шактый. Шуларның кайберләрен аннан өйрәнеп үз кишәрлегемдә дә кулланам.
Әйтик, томатлар чирләмәсен өчен аларның “аягы” – юештә, “башлары” корыда булырга тиеш. Моның өчен Суфия аларны асты-өсте кисеп алынган 5 литрлы пластик савытларга утырта, су сипкән саен, төпләрен черемә яки үлән белән мүлчәләп куя. Нәтиҗәдә корылмада артык дым, конденсат юк. Нык булсыннар, бутоннары ишәйсен, чәчәкләре тизрәк серкәләнсен, уңышлары мул булсын өчен алдан хәстәрен күрә. Үсентеләрен чүпрә белән тукландыра, кычыткан, тавык, сыер тизәге ачыткысы да куллана. Фитофторадан чирләмәсеннәр өчен, 1 литр эремчек суына 15 тамчы йод тамыза, 5 грамм бор кислотасы эретеп сала һәм шуны 10 л суга болгатып, үсемлекләрне баштанаяк коендыра. Сезонга ике-өч мәртәбә шул рәвешле эшкәртелгән томатлары авырмый, уңышын иртә өлгертә һәм мулдан бирә.
Ярты чиләк утын көлен 10 л суга болгатып 3 тәүлек төнәтеп, шуны сөзеп алгач, тагын ике чиләк су белән сыеклап, бер-ике кашык сыек сабын кушып сибәргә дә ярый икән. Мондый эремәне үсенте яңа урында тернәкләнгәч, чәчәккә бөреләнгәч һәм нәни җимшәннәр яралгач сибәргә ярый, дип язалар. Бу рәвешле мәшәкатьләнергә вакыт тапмаучылар фитоспорин эремәсе куллана.
Канлы үлән төнәтеп сибүчеләр турында да ишеткәнем бар. Әмма соңгысы агулы үлән икәнлеген онытмыйк.
Күргәнегезчә, гөмбәчек чиреннән саклану чаралары күптөрле, бары тик аларны кулланырга иренмәскә генә кирәк.
Хәмидә Гарипова,
Казан.
Чыганак:https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/tomatlar-cirlamasen-ocen-aiagy-iue
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев