Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Апаста Ватан Сакчысы елы ачылды

2025 ел – Россия Федерациясендә Ватан Сакчысы елы дип игълан ителде.

  Апаста Ватан Сакчысы елын ачу тантанасы узды. Әлеге чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, район хәрби комиссары Наил Җантемиров катнашты. Шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының "Таткультресурсцентр" фәнни-нәшрият бүлеге мөдире Гөлназ Гыйльфанова, "Таткультресурсцентр" сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать секторы мөдире Люция Низамиева, “Апас” якташлар җәмгыяте әгъзасы Рафис Гаптелганиев та тарихи чараның шаһиты булды. Залда исә тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, якыннары, хәрби хәрәкәт ветераннары, җәмәгать оешмасы җитәкчеләре урын алды.



  Район мәдәният йорты фойесында утлы еллар вакыйгаларын чагылдырган күргәзмәләр, бүлекләр эшләде.

  “Күргәзмә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Биредә чакыру, озату пункты урын алды, повестка тапшыру, мобилизацияләү, сугышка озату күренеше чагылдырылды. Полк блиндажы, мылтык, автоматлар, солдатларның киенү рәвешләре, солдатларның ял итү вакытларын күрсәтергә тырыштык. Яраларны дәвалау пунктына аерым урын бирелде. Алгы сызыктан чыккан яралыларны кабул итүне сурәтләдек. Шулай ук тыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы, урак белән кырда эшләүләре, көлтә ясау, аны келәткә ташу вакыты – барысы да узган еллар хатирәсе. Сугыш вакытын һәм сугыштан соңгы елларны онытырга хакыбыз юк”, - диде мәдәният хезмәткәре Айрат Гайнетдинов.

  “Хөрмәтле райондашлар, кадерле ветераннар! Рәсәй Президенты Владимир Путин 2025 елны - Ватан Сакчысы елы дип игълан итте. Бу ел Илебезгә хезмәт иткән һәм хезмәт итүен дәвам иткән, аның чикләрен саклаган, тыныч тормышны тәэмин иткән һәркемгә багышлана. Безнең районыбыз Геройлары белән дан тота. Без Бөек Ватан сугышы елларында Илебезне саклаучылар белән горурланабыз. Аларның батырлыгы киләчәк буын өчен нигез булып тора. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә рәхмәт, хөрмәт сүзләрен җиткерәбез. Тыныч киләчәк өчен гомерләрен биргән халкыбызның батырлыгы, истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин рәсми өлешне ачып җибәреп.

  Ул шулай ук ел дәвамында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан батырлык дәресләре, акцияләр, спорт чаралары, очрашулар, мәдәни кичәләр узачагын билгеләп узды.

  “Татарстан – бай тарихлы Республика. Безнең искә алыр тарихыбыз, горурланырлык эшләребез, тирән эзебез бар. Бөек Ватан сугышында җиңү, солдатларыбызның батырлыгы аерым урын алып тора. Бабаларыбыз батырлыгы нәфис фильмнарда, җырларда, шигырьләрдә чагыла. Тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеге мәңгеләштерелә. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә батырлар алдында баш иябез. Махсус хәрби операциядә булган егетләрнең батырлыгын бәялибез, - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов.

  Район башлыгы Айрат Җиһаншин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов тыл хезмәтчәннәренә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырдылар. Өлкәннәргә чиксез ихтирам һәм рәхмәтләрен җиткерделәр.

  Берләш авылында гомер итүче Ибраһим ага Җантимеров та медальгә лаек булды.
Ибраһим агага сугыш башланганда 8 генә яшь була. Өлкәннәр белән беррәттән ул да колхоз эшенә чыга. Атлар, үгезләр җигеп хезмәт итә. Урман ташу эшләрендә дә катнаша.
  “Ул заманаларда кышлар бик салкын килә иде. Кияргә рәтле кием дә юк. Бик күп кеше салкынга түзә алмыйча катып үлде. Аяк-кулларның, билләрнең сызланулары әле дә бетми. Нинди авыр еллар булса да бирешмәдек, түздек, сабыр иттек. 8 яшемнән атка атланып йөри башладым. Бервакыт, атым белән урман буеннан кайтып килгәндә, каршыбызга биш-алты бүре очрады. Көч хәл белән котылдык. Ничек исән калганбыздыр, хәтерләмим. Әмма йөрәгем ярылырдай хәлгә җиткәнне мәңге онытасым юк”, - ди.

  Иске Әнәле авылында гомер итүче Миңнегаян әби Гыйләҗева - сугыш чоры баласы. Тормыш авырлыкларын бала чактан татыган. Хезмәт иткән вакытларын сөйләгәндә күзләренә яшь килә.
“10 яшемнән колхоз эшенә чыктым. Терлек тә карадык, уракка да чыктык, кырда башак тырный идек. 16 яшемнән

  Молотов урманы кисәргә җибәрделәр. Аннан кайткач Дәвештәге ГЭСны төзү эшендә катнаштым. Яп-яшь булсам да кибеткә эшкә кердем. 18 ел кибетче булып эшләдем. 25 ел коммунальныйда хезмәт иттем. Җәяү йөреп барлык йортларны әйләнә идем. Халык белән дус-тату эшләдек”, - ди Гаян әби.

“1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале Иске Әнәледән Шәһит абый Нәбиуллинга да тапшырылды.
Шәһит абый гомер буе туган авылында хезмәт иткән. Куян да карый, көтү дә көтә. 8 класста укыганда ук кыр эшендә катнаша. Бригадир ярдәмчесе, бригадир булып эшли. Колхозда ат җигеп, терлекчелек өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыга.
“Пенсиягә чыккач та хезмәт иткән өчен район башлыгы кулыннан кул сәгате дә алдым. Тырышлыгымны күрделәр, хөрмәтләделәр”, - ди ул.

  Түбән Барыш авылында гомер итүче Мәһруза әби Гаязованың да үсмер еллары авыр вакытка туры килә
“Әтине сугышка алганда әниебез 9 бала белән калды. 17 яшьлек абыемны да озаттым. Ул хәбәрсез югалды. Авылда ир-атлар калмады. Ат колагы, черек бәрәңге, алабута, кычыткан - нәрсә бар - шуны ашап үстек, - дип искә ала Мәһруза әби.
Бик яшьли авыр хезмәткә җигелә ул. Колхозда урак уру, икмәк үлчәү кебек эшләрне башкара. 18 яшеннән урман турауда катнаша. Башта Лаеш, соңрак Мари урманнарын кисү эшендә була.
“Айлар буе урманнан кайтып кермәдек. Ачлык-ялангачлык, җан өшеткеч салкыннар үзәккә үтә иде. Зөя күпере буенда юл салу эшендә дә катнаштым. Күрмәгәнем калмады”, - дип сөйли үзе.

  Медаль тагучылар арасында Дәүләки авылында гомер итүче Наҗия әби Сәлимова да бар иде.
Наҗия әби Болын-Балыкчы авылында 7 нче бала булып дөньяга килә. Бала чагы һәм яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә аның. 7 классны тәмамлагач ашлык кабул итү пунктында хезмәт юлын башлый. Анда 30 ел эшли. Тормышка чыгып Дәүләки авылына кайтып колхозда эшли.
“Авырлыгын да күрдек. Җиңеле дә насыйп булды. Хәзергекөнебез бик рәхәт”, - диде әби.

  Мәдәният хезмәткәрләре Ватан Сакчысы елын ачу уңаеннан сугыш елларының ачылыгын чагылдырган тамаша әзерләгән иде. Язмышларга үтеп кереп, барлык хыялларны чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән, яшьлекләрен урлаган, хатыннарны тол калдырган, әниләрне елаткан елларны залда утыручылар күз яшьләре аша карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев