Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Безнең геройлар

Ил сагында – кыю Апас кызы

Махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеге сагында торучылар арасында хатын-кызлар да булуын белеп, ишетеп торабыз. Ә менә шулар арасында Апас кызы, батыр, кыю йөрәкле Севиль Борһанетдинова барлыгын күпләр белмидер дә әле.

  Ул өч ай дәвамында хәрби хәрәкәтләр зонасында яралыларны дәвалау эшендә булган. Белгород, Луганск шәһәрләре госпитальләрендә эшләгән.
-Буа медицина училищесында белем алганнан соң, тугыз ай Казанда поликлиникада эшләдем. 2021нче елда үз теләгем белән хәрби хезмәткә килешү төзедем. Шуннан бирле Санкт-Петербург шәһәрендә махсус билгеләнештәге медицина отрядында хезмәттә торам. Әлеге карарымны әнием дә аңлап кабул итте, каршы килмәде. Ул вакытта коронавирусның котырган чагы. Госпитальләр сырхаулар белән шыгрым тулы иде. Махсус киемнәр белән тәүлек дәвамында кизү тора идек, - дип искә ала Севиль.
  Чир шаукымы азрак тынычлангач, компьютерны яхшы белгән, пөхтәлеге белән аерылып торган тырыш кызны штабка күчерәләр. Анда ул хәрбиләрнең шәхси документлары белән эшли. Тик озак та үтми, махсус хәрби операция игълан ителә. Севильне хезмәте буенча Белгород шәһәренә җибәрәләр.
«Травмотология бүлегендә дә, реанимациядә дә эшләргә туры килде. Уколлар кадау, системалар кую, перевязкалар ясау, яралыларны операциягә әзерләп озату - тәүлекләр буе хезмәттә булдык. Яралылар күп. Аларның саны 800гә кадәр җыела иде. Палаталар тулы, урыннар да, табиб-белгечләр да җитми. Ике катлы ятакларда коридорларда яттылар. Шуңа күрә азрак тернәкләнгәннәрен Луганск шәһәренең өр-яңа төзелгән госпиталенә илтә идек», - дип сөйли ул үзе.
  Батыр райондашыбыз махсус хәрби операциядә катнашучы буларак, хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгына ия. 2нче дәрәҗәдәге “Гаскәри егетлелек”, “Махус хәрби операция катнашучысы”, “Сугышта ярдәм күрсәткәне өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
«Ул һаман юлда булды. Хәбәр көтеп, төннәр буе йоклый алмый ята идем. Балам өчен борчылып, ут йотып тордым. Әйтеп бетергесез курку хисләре кичердем. Вакыт туктап калган кебек була иде хәтта. Әмма үзенә белгертмәскә, сиздермәскә тырыштым. Элемтәгә чыккач кына күңелем тынычлана идее», - ди әнисе Фирүзә.
  Севиль бүгенге көндә Апаста ялда, әнисе, туганнары янәшәсендә. Килешү төзегәнче Казан Дәүләт университетында читтән торып укырга кергән. Алда әле аны чираттагы сессиясе көтә.
  «Махсус хәрби операция зонасында булганнан соң, тормышның, гомернең, якын кешеләрнең кадерен тагын да ныграк аңлый башлыйсың диләр. Моның шулай икәнлегенә хәзер мин дә инандым. Хәрби булырмын, медицина һөнәрен сайлармын дип бер дә уйламаган идем. Хәзер исә шул юнәлештә кешеләргә ярдәм итә алуыма сөенәм дә, игелекле хезмәт башкаруым белән горурланам да», - ди ул үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев