(17 август, «Апастово-информ»)
2025нче елның февралендә каты җәрәхәтләр алганнан соң, аяксыз калса да, сынауларга бирешми ул. Гомумән алганда, ул барлыгы дүрт тапкыр яралануга дучар булган.
Рәмис хәзерге вакытта Казанда яши. Мөмкинлеге чикләнелсә дә, аның күңел төшенкелегенә бирелергә вакыты да, теләге дә юк. Чөнки ул - ике бала атасы, хатыны Динарага ышанычлы тормыш иптәше. Бүгенге көндә тормышны дәвам итү буенча планнар корып, киләчәген кайгыртып йөри.
Рәмис Әнәс абый һәм Гөлфирә апа гаиләсендә 1998нче елның 28нче маенда төпчекләре - өченче бала булып дөньяга килгән.
- Югары Ындырчы мәктәбен тәмамлагач, армия сафларына алындым. Хезмәтемне Ростов өлкәсендә үттем. Кайткач, Казанда электромонтер булып хезмәт иттем. Гаилә кордым. Тормыш иптәшем Динарам белән ике бала тәрбиялибез. Хәрби операция башлангач дусларым бер-бер артлы шунда китте. Минем дә кырыйда каласым килмәде, - дип сөйли ул үзе.
“Рама” позывнойлы кече сержант Рәмис Шәйхметов 2023нче елның 17нче октябрендә контракт төзеп, үз иреге белән Ил иминлеге сагына баса. Махсус хәрби операция барышында укчы вазифасында хәрби бурычын үти. Үзен җаваплы хезмәттәш, ышанычлы дус итеп таныта. 2024нче елның октябрендә Донецк Халык республикасында коткаручылар командасы составында яралыларны эвакуацияләү эшендә катнаша. Авыр шартларга, көчле шартлауларга карамастан, кыю райондашыбыз югалып калмый, иптәшләре янына барып җитеп, аларга беренче ярдәмне күрсәтә. Озак уйлап тормыйча, иптәшләрен берәм-берәм яу кырыннан чыгара. Кыюлыгы, тәвәккәллеге аркасында күпме гомерләр сакланып кала. Егетләрнең күбесе савыкланып, көч туплап, кабат сафка басалар.
- Башта Луганск өлкәсендә өйрәнүләр уздык. Аннары безне Донецк республикасына алып керделәр. Авдеевкада каты бәрелешәр вакытында шартлауга эләгеп, беренче тапкыр шунда яраландым. Госпитальдә ятып чыккач, кабат иптәшләремә кушылдым. Шуннан соң, һәрчак алгы сызыкта булдым. Берничә мәртәбә яраланып, госпитальләрдә ятарга туры килде. Соңгы яралануым 2025нче елның 3нче февралендә булды. Машинада барганда мина шартлап, бер аягым бик каты яраланды. Икенчесенә дә зыян килгән иде. Анысын көч-хәл белән коткарып калдылар. Бер кулым да җәрәхәтләнде. Дустым тиз генә посадкага алып кереп, беренче ярдәмне күрсәтте. Шуннан бер-бер артлы операцияләр башланды. Тора да алмадым, утыра да алмадым. Әле ярый хатыным Динарам беренче көннән үк янымда булды. Бик ярдәм итте. Әти-әниемә, ярдәм кулы сузган барлык авылдашларыма да рәхмәтем чиксез. Авыр вакытта якыннарым миңа зур таяныч булды, - дип сөйли ул үзе.
-Бик әрсез, тырыш, максатчан булып үсте. Бишенче сыйныфта укыганда ук, иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр көтү көтеп, үзенә акча җыйды. Һәм шул акчага велосипед алды. Көрәш белән шөгыльләнде, йөзәргә ярата. Хайваннарны үз итә, алар белән сәгатьләр буе сөйләшеп, сыйпап йөри ала. Атларны аеруча үз итә. Сабантуйларда ат чабышларында катнашып, бүләкләр дә алып кайтты. Аның каты җәрәхәтләнгәнүен барып күргәч, бик авыр булды. Үзе дә бик авыр кичергәндер, әмма белгертмәде, киресенчә, үзе юатып торды. Иң мөһиме - исән кайтты. Шуңа сөенәбез, - ди әнисе Гөлфирә апа.
Махсус хәрби операция зонасында Рәмис ике ел хезмәт итеп өлгерә. Һәрчак алгы сызыкта була. “Батырлык” ордены, “Кыюлык өчен” һәм “МХО катнашучысы” медальләре белән бүләкләнә. Укчылар батальонының бүлек командиры вазифасында хезмәт итә. Берничә кат яраланып, госпитальләрдә дәвалана. Соңгы яралануы иң хәлиткече була.
- Гомерем кыл өстендә иде. Сул аягымны тездән астан ампутацияләргә туры килде. Наркоздан уянгач аягымны тоймадым. Шул вакытта бер аягымның юклыгын аңладым. Бик кыен булса да, үземне кулга алырга тырыштым. Нишлисең бит, язмышыңа ни язган, - ди Рәмис үзе.
Нет комментариев