«Чисталык хаты» килмәдеме әле?
Район административ комиссиясендә ел башыннан Апас, Каратун, Иске Әнәле, Биеш, Борнаш, Балтай, Коштавылы, Караборнаш, Сатмыш, Акхуҗа, Иске Йомралы авылларында экологлар катнашында җирле төзекләндерү, чисталык Уставлары үтәлешен тикшерү рейдларында 37 йорт хуҗасына протокол язылды. Терлеген кырга чыгарып җибәреп, иген, печән басуларына зыян салган 15 хуҗага да җирле Устав кагыйдәләрен бозганы өчен...