4 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Район мәдәният хезмәткәрләре хисап тотты
Бүген район мәдәният хезмәткәрләре: авыл клублары мөдирләре, сәнгать җитәкчеләре, китапханәчеләр, музей җитәкчеләре башкарган эшләренә хисап тоттылар, киләсе эш планнары белән таныштырып, тәҗрибә уртаклаштылар. Районда соңгы вакытларда күп кенә мәдәни чаралар үтә. Аларның һәрберсен үткәрүдә нәкъ менә район мәдәният хезмәткәрләре зур көч куялар. Авылларда эчтәлекле концерт-кичәләр, авыл көннәре, дискотекалар бик җанлы...
-
музыкальная передача "Кунелем турендэ" 04.09.2015
-
Каратунлылар да “Зәлидә”дә уйнап-көлеп күңел ача
Хәзер һәр пәнҗешәмбе кичендә Каратунда да "Зәлидә" уеннары үтә. Биредә мәдәният хезмәткәрләре мәйданга килгән каратунлыларны биетә, җырлата, төрле-төрле халык уеннары уйната.
-
Иске Йомралылар “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясенә кушылып, зур ярдәм кулы сузганнар
Иске Йомралы урта мәктәбендә 62 бала укый. Быел алты бала мәктәп бусагасыннан тәүге тапкыр үтеп, белем дөньясына сәяхәткә кузгалды, ә 4 укучы 2016 елда унберенче сыйныфны тәмамлаячак. -Бик шатланып әйтә алам-безнең мәктәпне тәмалаучылар, яки балалары укыган әти-әниләр быелгы уку елына әзерләнгәндә зур ярдәм кулы суздылар. Галия һәм Фердинанд Гарифуллиннар гаиләсе...
-
Апас “Туган якны өйрәнү” музее залларында зур экспозиция, стендлар белән көн дә 200 ләп кеше таныша
Җитәкчеләр, күренекле игенче-терлекчеләр, башка һөнәр ияләренең 450 дән артык фотосы, шәхси әйберләре, районга төрле елларда хезмәт казанышлары өчен Казан, Мәскәүдә тапшырылган Байраклар-боларның барысы безнең тарих, данлы үткәнебез. Үткәнен оныткан кавемнең киләчәге яхшы була алмый-шуны онытмыйк, райондашлар!