8 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Янгын сүндерүчеләр дәрес үткәрә
Һәр ел саен сентябрь аенда мәктәпләрдә "Куркынычсызлык дәресләре" уза. Бу ункөнлек барышында районның янгын куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләре укучылар белән очрашалар, дәресләрдә катнашалар. "Өлкәнрәк классларда бу дәрес кабатлау формасында булса, кечерәк классларда төрле очракларда каушап калмаска, уяу, сак булырга өйрәтелә. Дәресләр үтемлерәк, нәтиҗәлерәк узсын өчен янгын сүндерү машиналарын да алып барабыз....
-
2015 ел – Парклар һәм скверлар елы
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2015 ел - Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде.
-
Свияжский бистәсендә туй гөрләде
Свияжский бистәсендә яшәүче Илнар Вәлиев белән Оксана Какунина парлы тормышка аяк бастылар. Язмышларын туган төбәкләре белән бәйләгән яшьләргә район башлыгы исеменнән Котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тә тапшырылды.